Валерий Чершинцев ТР Тәтеш районы башлыгы итеп сайланды
2012 елның 12 марты, дүшәмбе
Валерий Чершинцев Татарстанның Тәтеш районы башлыгы итеп сайланды. Аның кандидатурасын район башлыгы вазифасына ТР Премьер-министры Илдар Халиков тәкъдим итте. Тәтеш муниципаль районы Советы утырышында район советы депутатлары бу карарны хуплап Валерий Чершинцев өчен тавыш бирде.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков үз чыгышында республиканың Тәтеш районында яшәүчеләргә узган сайлауларда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Тәтеш районында Россия Президенты сайлауларында сайлаучыларның 92,4 проценты катнашуын һәм Владимир Путин өчен 90,32 процент тавыш бирелүен билгеләп үтәргә кирәк.
И.Халиков бүген Тәтеш районында яшәүчеләр өчен тарихи вакыйга булуын билгеләп үтте. “Кыска гына вакытта күп мөһим һәм кирәкле карарлар кабул ителде. Валерий Чершинцев хокук саклау органнарында, шулай ук Алабуга районында хезмәт куйган бай тәҗрибәле җитәкче”, - дип белдерде ТР Премьер-министры.
Илдар Халиков Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча депутатларга Тәтеш районы башлыгы итеп Валерий Чершинцевны сайларга тәкъдим итте. Депутатлар яшерен тавыш бирү юлы белән аны район башлыгы итеп сайлады.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.
Тантана Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды. Театр каршындагы мәйданчыкта кунакларны тематик иҗади номерлы балалар хореография ансамбльләре каршы алды.