Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов "Татарстан логистикасы" коммерцияле булмаган партнерлык вәкилләре белән очрашты
2012 елның 12 марты, дүшәмбе
Квалификацияле кадрлар әзерләү, күчмә составны яңарту, республиканың эре сәнәгать предприятиеләреннән йөк ташуга заказлар алу. Әлеге мәсьәләләр бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның “Татарстан логистикасы һәм автомобильләрдә йөк ташу” коммерцияле булмаган партнерлыгы вәкилләре белән очрашуы вакытында күтәрелде. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда Премьер-министр урынбасары -ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкат Миңнеханов һ.б. катнашты.
ТР Президенты үз чыгышында республиканың алга таба икътисади үсешендә транспортның мөһим ролен билгеләп үтте. “Йөк ташуга булган ихтыяҗны гамәлдәге күчмә состав һәм транспортны үстерү программасы белән чагыштырырга кирәк”, -ди республика башлыгы. Рөстәм Миңнеханов 2016 елга республикада җитештерелгән продукция күләмен 2 трлн сумга кадәр җиткерү бурычы куелуын искәртеп, йөк ташуга булган ихтыяҗның сизелерлек артачагына игътибар юнәлтте. “КАМАЗ”, “Казаноргсинтез”, “Түбән Кама нефтехим” җәмгыятьләренең үсеше, “Алабуга” махсус икътисади зонасы мөмкинлекләренең киңәюе нәтиҗәсендә дә йөк ташу күләмнәренең артуы көтелә. Боларның барысы да транспортта йөк ташуга баланслы, системалы якын килүне таләп итә, ди Татарстан Президенты.
Бүгенге очрашу “Татарстан логистикасы һәм автомобильләрдә йөк ташу” партнерлыгы вәкилләре инициативасы белән оештырылды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Партнерлык вәкилләре, үз чиратында, республика башлыгына үзләрен борчыган проблемалар хакында җиткереп, аларны чишү юлларын тәкъдим итте. Әлеге оешма җитәкчесе Леонид Штейнберг партнерлыкта 562 әгъза, халыкара һәм шәһәрара маршрутларда эшләүче 3600 берәмлектән артык транспорт чарасы исәпләнүен, тәүлегенә 5 млн тоннадан артык йөк ташылуын хәбәр итте. “Без йөк ташу күләменең артуына йөз тотабыз, моның өчен йөк ташучылар эшчәнлеген координацияләргә кирәк, бу әлеге төр эшчәнлекне лицензияләү бетерелегәннән соң бигрәк тә мөһим”, - ди ул.
Леонид Штейнберг сүзләренә караганда, бүген йөк ташучылар алга куя торган көнүзәк мәсьәләләрнең берсе зур йөк автомобильләре белән идарә итәргә сәләтле квалификацияле яшь кадрлар әзерләүгә бәйле. Бүгенге көндә зур йөк автомобильләре йөртүчеләренең уртача яше 48 тирәсе. Йөк ташучылар вәкилләре фикеренчә, квалификацияле йөртүчеләр юллардагы вазгыятьне яхшыртачак. Леонид Штейнберг махсум программа эшләү тәкъдиме белән дә чыкты. Документ коммерцияле булмаган партнерлык әгъзаларына кредит нигезендә “КАМАЗ”дан, “КАМАЗ” һәм Daimler AG немец концертнының уртак предприятиесеннән техника сатып алу мөмкинлеге бирергә тиеш.
Рөстәм Миңнеханов базар таләпләрен исәпкә алып, ТР Мәгариф һәм фән, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыкларына зур йөк автомобильләре белән идарә итәрлек йөртүчеләр әзерләү мәсьәләсен өйрәнергә кушты. Моннан тыш, Президент фикеренчә, Транспорт һәм юл хуҗалыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары “Татарстан логистикасы һәм автомобильләрдә йөк ташу” партнерлыгы белән күчмә составны яңарту, заказлар белән тәэмин итү мәсьәләсендә тагын да тыгызрак хезмәттәшлек итәргә тиеш.
Бүгенге очрашуда шулай ук коммерцияле булмаган партнерлыкның кредитка техника алу буенча банклар белән хезмәттәшлеге хакында да сүз булды.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз