Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
2012 елның беренче яртыеллыгында "Алабуга" махсус икътисадый зонасына инвестицияләр күләме 1 миллиард доллардан артып китәчәк
2012 елның 13 марты, сишәмбе
“Алабуга” махсус икътисади зонасы тагын 4 резидент –компания белән тулыланды. Күптән түгел махсус икътисади зонаның ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган Күзәтүчеләр советы утырышында “Армстронг Билдинг Продактс”, “РМА Рус”, “ЭкоТехнологии-Алабуга”, “Ист Болт Елабуга” ҖЧҖ резидент статусы бирергә тәкъдим ителде. Әлеге компанияләр теркәлгәннән соң, “Алабуга” МИЗындагы резидент-компнияләр саны 29 га җитә. Бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта “Алабуга” МИЗының генераль директоры Тимур Шаһивәлиев журналистларны яңа резидентлар белән якыннан таныштырды, үсештәге төп күрсәткечләр хакында бәян итте.
Яңа резидентларның берсе - “Армстронг Билдинг Продактс” компаниясе идәннәр, металлдан, агачтан һәм минераль җепселләрдән эшләнгән түшәмнәр җитештерү буенча махсуслашкан. Компания биредә минераль җепселләрдән түшәмнәр өчен плитәләр җитештерү комплексы төзелешенә 2,3 млрд сум җәлеп итәчәк. Тулай керем күләме елына 3,18 млрд сум тәшкил итәчәк. Яңа предприятиедә 206 эш урыны булачак. “Алабуга” МИЗында аның беренче продукциясе 2015 елның беренче кварталында чыгарылачак.
“РМА Рус” җәмгыяте исә нефть, газ сәнәгате өчен краннар җитештерү буенча махсуслаша. Тимур Шаһивәлиев сүзләренә караганда, биредә җитештереләчәк продукция читтә эшләнгән аналогка менә дигән алмаш булачак. Компания продукциясенең нефть, газ сәнәгатендә зур сорау табачагына шикләнми, генераль директор. Әлеге проектка салынучы инвестицияләр күләме 1,7 млрд сум булачак. Тулы куәтенә чыккач, предприятие ел саен 11 мең берәмлектән артык продукция җитештерер дип фаразлана. Производствоны киләсе елның августында эшләтеп җибәрү ниятләнә. Предприятиедә 160 эш урыны булдырылачак.
“ЭкоТехнологии – Алабуга” исә таушалган шиннарны эшкәртү белән шөгыльләнәчәк. Биредә ел саен 23,5 мең тонна иске шинны эшкәртеп, югары сыйфатлы гранула җитештерү ниятләнә. Проектка салыначак инвестицияләр күләме 403 млн сум булыр дип көтелә.
Яңа резидентларның дүртенчесе –“Ист Болт Елабуга” компаниясенә килгәндә, ул икмәк-күмәч эшләнмәләр җитештерәчәк. Компания “Алабуга” икътисади зонасындагы проектка 215 млн сум инвестицияләр салып, 71 эш урыны булдырырга җыена. Заводның максималь куәте елына 76,5 млн берәмлек продукция җитештерүгә исәпләнгән. Предприятие 2014 елда ишекләрен ачарга тиеш. Тимур Шаһивәлиев аңлатуынча, җитештерү-логистика челтәрендә әлеге предприятиенең партнеры - “Хави Логистикс Елабуга” җәмгыяте, ә әзер продукцияне сатып алу буенча партнеры – “Макдональдс” рестораннары челтәре булачак.
Тимур Шаһивәлиев сүзләренә караганда, әлеге дүрт яңа предприятие тулы куәтенә чыгу белән, махсус икътисади зонада 470 тән артык кешене эш урыны белән тәэмин итәргә юл ачыла. Югарыда телгә алынган проектларны гамәлгә ашырудан барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 186,1 млн сум керәчәк. Тимур Шаһивәлиев ассызыклаганча, әлеге дүрт яңа резидент-компания “Алабуга”ны өстәмә 4,6 млрд сумлык инвестиция белән тәэмин итәчәк. Шул рәвешле, махсус икътисади зонага тәкъдим ителгән инвестицияләрнең гомуми күләме 84 млрд сумнан артып китәчәк.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз