Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда сәнәгать буенча Координацион советның беренче утырышы узды
2012 елның 15 марты, пәнҗешәмбе
РФнең бөтен төбәкләре дә сәнәгать буенча Координация советына керергә тиеш. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда журналистларга биргән әңгәмәсендә шундый фикер белдерде. Искәртеп узабыз, бүген Казан вертолет заводы базасында сәнәгать буенча Координация советының беренче утырышы узды. Анда РФ сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Денис Мантуров, төбәк сәнәгать министрлары, эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һ.б. рәсми затлар катнашты.
“Узган ел сәнәгать сәясәтен формалаштыручы Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән РФ субъектлары элемтәләрен камилләштерү һәм координацияләүгә юнәлдерелгән Координация советы оештыру турында карар кабул ителгән иде, - дип билгеләп үтте журналистларга биргән әңгәмәсендә Денис Мантуров. - Бу бергә карарлар кабул итү, субъектлар арасындагы яхшы элемтәләр булдыру, норматив базасын кабул иткәндә дәүләт ярдәме чараларын кабул итү мөмкинлеге бирәчәк. Шулай итеп, Координация советын оештыру сәнәгать сәясәте өлкәсендә дөрес карарлар кабул итәргә ярдәм итәчәк. Гомумән алганда, бу ил икътисады үсешендә уңай чагылыш табачак”.
РФ сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Координация советында катнашучылар санын (әлегә анда РФнең 12 субъекты кергән) арттыру мөмкинлеге хакында: “Элек үк мондый мөмкинлекне чикләмәдек. Хезмәттәшләр активрак катнашыр дип өметләнәм. Әлбәттә, без катнашучылар санын арттырачакбыз, беркем дә чик куймады”.
Рөстәм Миңнеханов Координация советын оештыруга югары бәя бирде. ТР Президенты сүзләренә караганда, еш кына төбәкләр һәм федераль Хөкүмәт бергә шул ук бурычларны хәл итәргә, тәкъдимнәр кертергә этәргеч җитми. “Һәр төбәк үз тормышы белән яши. Еш кына бездә имин булмаган көндәшлек бара, еш кына яңа ысуллар эзлибез, ә алар кайдадыр бар инде”, - дип саный ул.
“Координация советы кирәк, дөрес эш рәвеше алынган. Бөтен төбәкләр дә анда керергә тырышырга тиеш. Координация советы киләчәктә бергә эшләү өчен база бирә”, - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
“Бернинди ММЧ аралашуны алыштыра алмый, кешеләр очрашканда уртак карарлар кабул итә”, - дип белдерде Денис Мантуров. Аның сүзләренә караганда, Координация советының чираттагы утырышы апрельдә Свердловски өлкәсендә узачак.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз