Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда капиталь ремонт эшләре программага кергән 849 йортның 581ендә башланган
2012 елның 17 марты, шимбә
Татарстанда 581 күп фатирлы торак йортта капиталь ремонт буенча эшләр башланган инде. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йорты видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә белдерелде.
Татарстан Республикасында “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды турындагы” РФ Законын һәм мәгариф объектларын капиталь ремонтлауны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган чараны Татарстан Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
2012 елда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча гомуми мәйданы 5,4 млн. кв. метрлы 849 күп фатирлы торак йортны ремонтлау планлаштырыла. 2012 елда финанслау 4 млрд. 356 млн. 587 мең сум тәшкил иткән. Капиталь ремонт үткәрү өчен 203 подрядчы оешма расланган.
Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-төзелеш министры Ирек Фәйзуллин белдергәнчә, йортларны капиталь ремонтлау программасында 418 мең кв.м. түбәне, 67 мең кв.м. подвалны, 1 млн. кв.м. фасадны ремонтлау, 64 гомумйорт хисап приборы урнаштыру, йорт эчендә 1 млн. метр инженер коммуникацияләрен ремонтлау каралган.
“Бүген программа буенча искәрмәләр районнарга җиткерелгән. Без кичә Торак-коммуналь хуҗалык фондына 2012 елда капиталь ремонт һәм аварияле торак буенча заявка тапшырдык”, - дип билгеләп үтте министр һәм программа 5 нче ел эшләүгә карамастан, муниципаль берәмлекләрдә шул ук җитешсезлекләр кала дип белдерде.
“1 майга кадәр барлык җитешсезлекләр дә хәл ителергә тиеш, бигрәк тә кадастр учеты буенча эшләрне хәл итү зарур. Без бу җитешсезлекләрне 30 апрельгә кадәр хәл итмәгән муниципаль берәмлекләрне финансламаска тәкдим итәбез”, - дип белдерде И.Фәйзуллин.
“Кешеләр җитәкчеләре башка эш белән мәшгуль булудан зыян күрергә тиеш түгел, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Андый җитәкчеләргә шелтә белдерәчәкбез. Бу кешеләр язмышы. Бу башбаштаклык. Җаваплы кешеләр җәзасын алачак”.
Һәр муниципаль берәмлек җитәкчесе үз территориясен, районда яшәүчеләр мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиеш, дип ассызыклады республика башлыгы.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз