Быел Татарстанда елгалар боздан апрельның беренче декадасында арыныр дип фаразлана

2012 елның 20 марты, сишәмбе
Узган ел Татарстанда язгы ташу чоры тыныч шартларда узды, быел да шулай булыр дигән ышаныч бар. Моның өчен җаваплы хезмәтләрнең барысы да әлеге катлаулы чорга әзер булуын белдерә. Республика территориясендә язгы ташу чорын хәвеф-хәтәрсез үткәрү бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта күтәрелгән төп тема булды.
 Татарстан елга-күлләргә бай төбәк, шуңа да язгы чорда су басуга каршы көрәш көчәйтелгән игътибар таләп итә. Республика территориясеннән гомуми озынлыгы 19 мең км га җиткән 4098 елга ага. Аларда Куйбышев, Түбән Кама, Зәй һәм Карабаш сусаклагычлары, 1225 гидротехник корылма урнашкан.
 Бу кышта республикада яуган кар норманың 91 процентын тәшкил итә. Дөрес, март аенда кайбер районнарда яуган кар норманы 3 тапкырга узып киткән. Февральдә кайбер районнарда һава температурасы минус 36 градуска төшүе дә игътибарга лаек. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе урынбасары Галина Жданова бүгенге очрашуда хәбәр иткәнчә, язгы ташкынның ни дәрәҗәдә көчле булуы яуган кар күләменә генә түгел, тагын берничә факторга бәйле. Алар – җирдәге туң тирәнлеге, елга-сулыклардагы боз катламы, туфракның дымлылык дәрәҗәсеннән гыйбарәт. Быел, мәсәлән, туфрактагы дым запасы норманың 120 процентын тәшкил итә икән. Бу, узган елга караганда, ике тапкырга азрак. Туфрактагы туң катламы исә 45-150 см тирәсе (норма 65-120 см). Кар көртләренең уртача биеклеге 30 см булып, ул нормадан бераз кимрәк.
 Бүген республикада иң зур кар запасы Кама аръягы һәм Идел алды районнарында (нормадан 5-6 процентка югарырак) теркәлгән. Ә иң аз кар запасы республиканың көнчыгыш районнарында – биредә норманың 44 проценты гына. Төньяк районнарда норманың 94 проценты тупланган. Кар көртләрендә су запасы норманың 83 процентын тәшкил итә.
 Шул ук вакытта сусаклагычларда боз калынлыгы урынына карап 24-78 см тәшкил итә. Кече елгаларда исә 15-90 см тирәсе. Аерым елгаларга килгәндә, Кама, Агыйдел, Сөн, Шушма, Зөя, Мишә елгалары бассейнында боз калынлыгы 50 см дан артып китә. Иң калын боз катламы (90 см га кадәр) Агыйдел, Сөн елгаларында күзәтелә.
 Брифингта хәбәр ителгәнчә, Көнбатыш Кама аръягы һәм Идел алды төбәкләрендәге елгаларда су биеклеге язгы ташу чорында күп еллардан бирле күзәтелгән уртача күрсәткечтән 50 см га югарырак булыр дип көтелә. Бу куркыныч түгел. Шулай да Кубня елгасы (Кайбыч районы) борчу тудыра. Көнчыгыш Кама аръягында язгы ташу көчле булыр дип көтелми. Шул ук вакытта язгы ташу чорында елга һәм күлләрдә аз сулык режимы сакланганда, бозның күперләр торыклары янында тыгылып калу ихтималы бар.
 Республика сулыкларында боз апрельнең беренче ункөнлегендә кузгалыр дип көтелә.
 Хәзерге вакытта ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы узган еллар тәҗрибәсен истә тотып һәм быелгы гидрометеорологик шартлардан чыгып, язгы ташуның узу модельләрен төзү белән мәшгуль. 22 мартка республика территориясендә язгы ташуның узу моделе эшләнәчәге хәбәр ителде. Ул бу чорның ничек узачагын, кайсы муниципаль районда, торак пунктта нинди проблемалар туарга мөмкин булуын төгәлрәк күзалларга ярдәм итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International