Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда "Язгы ташу" оператив республика планына үзгәрешләр кертелде
2012 елның 20 марты, сишәмбе
ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы язгы ташу чорына әзерлек эшләрен узган еллар тәҗрибәсен һәм быелгы гидрометеорологик шартларны истә тотып алып бара. Бу эштә иң заманча технологияләр җәлеп ителә. Алар ярдәмендә, мәсәлән, һәр торак пункт, урам, йорт, анда яшәүче өчен бу чорның ничек узачагын фаразларга ярдәм итүче җентекле карта эшләнә. Шушы һәм язгы ташу белән бәйле гаять җаваплы чорга әзерлек хакында бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта журналистларга ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә “Язгы ташу” (“Половодье”) республика оператив планына төзәтмәләр кертелгән, шәһәр-районнарда февраль-апрель айларына планлаштырылган команда-штаб күнекмәләре алып барыла.
Язгы ташу чорында гадәттән тыш хәлләр чыгу ихтималы өчен, бүген республикада гражданнарны вакытлыча урнаштыру өчен 30 меңгә якын кешене сыйдырырга сәләтле 178 махсус пункт булдырылган. Шулай ук зыян күргән гражданнарны кабул итү өчен хастаханәләрдә 2 меңнән артык койка әзерләнгән. Медицина ярдәме күрсәтү буенча 510 бригада да югары әзерлектә тора. Моннан тыш, 584 берәмлек транспорт әзерләнгән. Муниципаль берәмлекләрнең барысында да язгы ташуга әзерлек паспортлары эшләнгән. Билгеле булганча, аны булдыру зарурлыгы рискларны ачыклап, мөмкин булган гадәттән тыш хәлләрнең йогынтысын киметүгә бәйле.
Николай Суржко быел елгаларда бозның калынлыгына аерым игътибар юнәлтте. Алда аны шартлату буенча зур эшләр тора. Хәзерге вакытта боз шартлату эшләрен оештыруга әзерлек башкарылган. Министр урынбасары инде кайбер сулыкларда март урталарында бозны кисү эшенә керешүләрен хәбәр итте.
Бүгенге очрашуда катнашкан кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина исә язгы ташу чорында Татарстан сулыкларында эчәргә яраклы суның пычрануына юл куймаячакбыз, дип ышандырды. Бу чорда сулыкларда су составын тикшерүләр ике тапкырга артачак.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз