Россия Тикшерү комитеты рәисе Татарстан буенча тикшерү органнары хезмәткәрләре буенча берничә җитди карар кабул итте

2012 елның 21 марты, чәршәмбе
Кайбер җинаять эшләрен һәм хәзерге вакытта Казанда эшләүче Россия Тикшерү комитетының үзәк аппараты комиссиясе хисабын тыңлау нәтиҗәләре буенча, Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин ТР буенча тикшерү идарәсе тикшерү органнарының берничә хезмәткәренә карата җитди чаралар күрде.
 Аерым алганда, Үзәк районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Игорь Гатауллин, аның урынбасары Марат Җиһаншин, шулай ук тикшерүче-криминалист Айрат Харисовны эштән азат итү турында карар кабул ителде. ТР буенча тикшерү комитетының башка кайбер хезмәткәрләре дә катгый дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
 Процессуаль контроль бүлеге җитәкчесе кисәтелде, аның урынбасарына, шулай ук Чаллы шәһәре буенча тикшерү бүлеге җитәкчесе Мансур Сәетгәрәевка җитди шелтә белдерелде.
 Моннан тыш, тикшерү бүлеге җитәкчесе Игорь Гатауллинга карата җинаять эше кузгатылды.
 ТР буенча тикшерү комитеты эшчәнлеге турындагы хисапны тыңлау нәтиҗәләре нигезендә, Россия Тикшерү комитеты рәисе карары белән Казанга комиссия җибәрелә, ул республика идарәсе эшенә комплекслы тикшерү үткәрәчәк.
 Тикшерү барышында үз бурычларын тиешенчә үтәмәү һәм гражданнарның хокукларын бозуга бәйле башка фактлар ачыкланган очракта, ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчелегенә карата да җитди чаралар күреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International