Татарстанда хисапка алынган 22 300 күпбалалы гаиләнең 52 проценты бүген закон нигезендә түләүсез җир кишәрлекләре алу буенча гариза биргән. Әлеге тема бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә күтәрелде.
Билгеле булганча, күпбалалы гаиләләрне йорт төзелеше өчен түләүсез җир кишәрлекләре белән тәэмин итү хакындагы республика законы үз көченә керде. Муниципаль берәмлекләр мәгълүматларына караганда, Татарстанда әлеге категория гаиләләргә бүлеп бирү өчен таләп ителгән җир участокларының гомуми мәйданы 2,7 мең гектарга җитә. Бүгенгә әле бары бер муниципалитетта - Питрәчтә генә 15 гаиләгә җир участогы рәсмиләштерелгән. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов үз чыгышында искәрткәнчә, күпбалалы гаиләләргә бирелергә ниятләнгән җир участоклары күпчелек муниципалитетларда инженерлык челтәрләре һәм юл инфраструктурасы белән тәэмин ителмәгән. Җирле бюджетларда да мондый җир кишәрлекләрен инженерлык инфраструтурасы белән тәэмин итүгә акчалар каралмаган. Якынча исәпләүләр буенча, бу участокларда инженерлык челтәрләрен үткәрү ( газ, су белән тәэмин итү, су бүлү челтәрләре) һәм юллар салу өчен 4 млрд 300 млн сум финанслар таләп ителә.
Президент Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, федераль дәрәҗәдә кабул ителгән карар нигезендә, күпбалалы гаиләләрне түләүсез җир участоклары белән тәэмин итү инженерлык челтәрләре өчен акчалар бүлеп бирүне күздә тотмый. Шуңа күрә җирләрне әзер инфраструктурага якын урыннан бүлеп бирү проблемадан чыгуның төп юлы буларак карала. “Бу максатларга федераль казна да акчалар бүлми, республика казнасының да мөмкинлекләре юк. Әле әйләнештәге җир кишәрлекләре проблемасы булган Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә яшәүче гаиләләр өчен бу мәсьәләне хәл итәсе бар. Хәзер инвесторлар белән сөйләшүләр бара. Алга таба РФ Төбәкләр үсеше министрлыгы белән бу мәсьәләне программа белән тәэмин итү буенча эшләячәкбез. Программа шәһәрләрдә яшәүче гаиләләрне җир участоклары белән тәэмин итүгә кагылачак”,-ди республика башлыгы.
Президент районнарда инженерлык челтәрләре проблемасын чишү өчен мөмкинлекләр зур булын искәртә. “Күпбалалы гаиләләргә җир участокларын чиста кырдан түгел, торак пунктлардан, район үзәкләреннән, әзер инфраструктурадан ерак булмаган урыннардан бирегез. Чаллы белән Казаннан тыш, барлык муниципалитетларда моның өчен бөтен шартлар бар”, -дип мөрәҗәгать иттте ул муниципалитетлар башлыкларына.
Президент кыска вакыт эчендә бу хакта тәкъдимнәр әзерләргә кушты.