Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
1 апрельгә Татарстанда ярты миллионнан артык квадрат метр тапшырылачак
2012 елның 23 марты, җомга
Муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре ветераннар өчен төзелүче торакларны файдалануга тапшыруны гына түгел, аларга гражданнарны урнаштыру һәм йортны тиешенчә эксплуатацияләүне дә контрольгә алырга тиеш. Бүген ТР Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә торак төзелеше мәсьәләләренә багышлап уздырылган республика киңәшмәсендә шундый бурыч куелды.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-комуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә республикада 643 Бөек Ватан сугышы ветераны өчен 158 торак йорт төзелә. 133 йортта төзелеш эшләрен Дәүләт инвестиция-төзелеш идарәсе алып бара, 25 е ТР Дәүләт торак фонды линиясе буенча төзелә. Киңәшмәдә муниципалитетлар башлыкларына 67 йортның 9 майга файдалануга тапшырылып, 234 ветеранның тантаналы шартларда яңа торакларга күчерелергә тиешлеге искәртелде.
Фәрит Хәнифов сүзләреннән аңлашылганча, март аенда ветераннар өчен 10 йортны файдалануга тапшыру ниятләнә. Ул шул ук вакытта узган елның ноябрендә һәм агымдагы елның гыйнварында федераль транш буенча субсидияләр алган ветераннарның 134 е буенча әлегә кадәр торак шартларын яхшырту формасы билгеләнмәгәнлеген хәбәр итте. Бу проблема 25 муниципаль берәмлекә кагыла. Ә Биектауда исә 2011 елда субсидия алган ветераннарга төзелүче йортта графиктан калышу проблемасы чыккан. ТР Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин сүзләренә караганда, башта проектлау, аннан экспертиза белән проблемалар чыккан әлеге торак буенча муниципалитет хәзер яңа төзелеш графигы тәкъдим итүен җиткерде.
Фәрит Хәнифов тагын бер проблемага тукталды. Министрлык, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре урыннарга чыгып оештырган очрашуларда ветеранар өчен төзелгән, файдалануга тапшырылган кайбер торакларда беркемнең дә яшәмәве ачыкланган. “Мондый күренешләр йортларның дөрес эксплуатацияләнмәвенә китерә. Бу ветераннар өчен төзелгән һәм индивидуаль җылыту мичләре урнаштырылган азкатлы йортларда бигрәк тә актуаль. Әгәр фатирда кеше яшәми икән, иминлек ягыннан да , йортта стеналарны җылыту ягыннан да проблемалар чыга”, - ди ул. Киңәшмәдә әлеге йортларга хезмәт күрсәтүче идарә компанияләренә бу йортларны эксплуатацияләү кагыйдәләрен эшләргә, аны һәр фатирда яшәүчегә җиткерү бурычы йөкләнде.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз