Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: Авыл - татар халкының үзенең гореф-гадәтләрен саклау урыны
2012 елның 24 марты, шимбә
Бүген “Казан” милли-мәдәни үзәгендә беренче тапкыр Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены уза. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “Россиянең татар авыллары” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы инициативасы белән татар авыллары эшкуарларын берләштерү һәм тәҗрибә алмашу максатыннан Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены оештырылды. Бүгенге пленар утырышта авылдагы эшкуарлык мәсьәләләре: авыл хуҗалыгы тауар җитештерүчеләрен борчыган проблемалар, авыл хуҗалыгы продукциясен сату, шулай ук эшкуарларның туган телне, милли-мәдәни традицияләрне саклау һәм үстерүгә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышалар.
Бүген “Казан” милли-мәдәни үзәгенә Россиянең 27 субъектыннан 300 дән артык, Татарстаннан 60 эшкуар җыелды.
Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенында катнашучыларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде.
Ул әлеге чарада катнашу өчен ТР башкаласына килүчеләргә рәхмәт белдерде, мондый чараларны үткәрүнең әһәмиятен билгеләп үтте.
“Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены – кирәкле чара. Безнең барыбызны да татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау мәсьәләләре кызыксындыра”, - дип ассызыклады Татарстан башлыгы һәм шушындый чаралар моңа ярдәм итә дип өстәде.
ТР Президенты ассызыклап үткәнчә, бүгенге көндә без нәкъ менә авылда үзебезнең гореф-гадәтләребезне, тормыш рәвешен, традицияләр, мәдәниятебезне саклый алабыз. Шунлыктан авылга бик сак мөнәсәбәттә булырга, салада эш урыннары булдырырга кирәк. Эш формасы – татар авыллары эшкуарлары җыены – бик уңышлы, дип саный ул.
ТР Президенты татар эшкуарларын Россиянең барлык төбәкләрендә һәм чит илләрдә яхшы белүләрен билгеләп үтте. Алар үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәтә. Республика Президенты фикеренчә, бүгенге көндә эшкуарларны борчый торган проблемалар хакында фикер алышу һәм алдагы үсеш, хезмәттәшлек юлларын билгеләү зур әһәмияткә ия.
Рөстәм Миңнеханов чит илләргә һәм Россиянең төрле төбәкләренә сәфәрләрендә татар диаспорасы белән очрашуын ассызыклап үтте. “Без татарларның, кайда гына яшәсәләр дә, туган телләрен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен сакларга тырышуларына һәрвакыт шатланабыз”, - диде ул.
Республика башлыгы Татарстанда телләрне, шул исәптән татар телен үстерүгә җитди игътибар бирелүе хакында сөйләде.
Татарстан Президенты чарада катнашучыларга эшләрендә уңышлар теләде. “ТР җитәкчелеге татар авыллары эшкуарларына тиешле ярдәмне күрсәтергә тырыша”, - дип сүзен төгәлләде ул.
Пленар утырыш барышында җыенда катнашучылар алдында шулай ук Башкортстан Республикасы, Самара, Омски өлкәләре вәкилләре чыгыш ясады. Алар җитештерелә торган продукцияне сату мәсьәләсен күтәрде. Рөстәм Миңнеханов Казанда агросәнәгать паркы төзелүен билгеләп үтте һәм фермерларга үз продукцияләрен шунда сатарга тәкъдим итте.
Пленар утырыш төрле төбәкләрдән килгән эшкуарларның чыгышлары белән дәвам итте. Иртәгә чарада катнашучылар Чуашстан Республикасына юл тотачак. Биредә алар Шыгырдан, Урмай, Тукай кебек татар авылларында мәчет, мәдрәсә, балалар бакчаларында булачак һәм җирле эшкуарларның эшчәнлеге белән танышачак.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз