Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда АТЭС илләренең казначылык органнары семинары ачылды
2012 елның 26 марты, дүшәмбе
Сентябрь башында Владивосток шәһәрендә Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлеге (АТЭС) илләре лидерлары саммиты узачак. Аның кысаларында планлаштырылган мөһим халыкара чараларның бер өлешен Казан да кабул итә. Шуларның берсе – АТЭС илләре казначылык системасын модернизацияләүгә багышланган семинар бүген “Костон”да ачылды. Чараны Федераль казначылык белән РФ Финанс министрлыгы Бөтендөнья банкы һәм АТЭС секретариаты булышлыгында оештырган. Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин рәислегендә узучы семинарда ТР Президенты вазифаларын башкаручы-Премьер-министр Илдар Халиков, Бөтендөнья банкы, Халыкара валюта фонды вәкилләре, АТЭС икътисади хезмәттәшллеге илләре – Малайзия, Тайвань, Вьетнам, Индонезия, Кытай, Таиланд, Сингапур, Бруней, Корея, Чили, Филиппин, Перуның казначылык органнары җитәкчеләре катнаша.
Семинарда катнашучыларны иң элек Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин сәламләде. Семинарның рәисе буларак, ул кунакларга чараны кабул итүче Татарстан хакында мөһим мәгълүматларны җиткерде. Аерым алганда, аның Россиядәге эре икътисади, фәнни, мәгариф һәм мәдәни үзәкләрнең, илнең динамик үсештәге төбәкләренең берсе икәненә басым ясады. Мең елдан артык тарихы булган Казан каласының киләсе елда җәйге Универсиаданы, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын кабул итәргә җыенуын да искәртте. “Казан –Россиядә Исламның үзәге. Биредә яшәүче төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында үзара хөрмәт, толерантлык булуны Казан Кремле территориясендә янәшә урнашкан мәчет белән собор да гәүдәләндерә. Юкка гына Казан ЮНЕСКО ның Бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертелмәгән”, - дип искәртеп узды ул.
Федераль казначылык җитәкчесе Россия җирлегендә бүгенгедәй мөһим халыкара чараны уздыруның гаять җаваплы икәнен белдереп, аның файдалы һәм кызыклы итеп узуы өчен барлык шартларның булуын искәртте.
Быел Россия финанс министрлыгы 210 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Бу вакыйганың Россиянең АТЭС илләре лидерлары саммитында рәислек итү елына туры килүе символик әһәмияткә ия, дип ассызыклый Роман Артюхин. Ул Россиядә казначылыкның роленә тукталып, аның 5 гасырдан артык тарихы булуын да искәртеп узды. Яңа Россия тарихында казначылык быел 20 еллыгын билгеләп үтәчәк. Федераль казначылык җитәкчесе ассызыклаганча, бүген Россиядә казначылык, АТЭС илләрендәге кебек үк, финанслар белән идарәдә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруның мөһим инструменты санала.
“АТЭС ның максаты – төбәкнең икътисади үсеше, чәчәк атуына булышлык итү, Азия-Тын океан төбәгенең хезмәттәшлеген ныгыту. Анда казанчылык системасын модернизацияләү проектның өстенлекле юнәлешләрнең берсе итеп куелуы куанычлы”, -ди ул.
Роман Артюхин казначылык органнары җитәкчеләренең Казан җирлегендәге бу очрашуы АРЕС илләре финанс министрларының тиздән Мәскәүдә узачак очрашуына файдалы тәкъдимнәр әзерләргә ярдәм итәр, аларның аеруча әһәмиятлеләре, үсешнең башка мөһим юнәлешләре белән бергә, АТЭС илләре лидерларының Владивостокта узачак саммиты каравына чыгарылыр, дигән ышанычта кала. Ул казначылык органнары җитәкчеләренең бу очрашуын оештыруда булышлык иткән Татарстан җитәкчелегенә аерым рәхмәт белдерде. Федераль казначылык җитәкчесе мондый очрашуларның даими булырга тиешлеген искәртеп, чираттагысының бу елның ноябрендә Джакарта шәһәрендә узачагын хәбәр итте.
АТЭС илләре вәкилләрен Татарстан Президенты, Дәүләт Советы, Хөкүмәте исеменнән сәламләгән Премьер-министр Илдар Халиков республиканың тотрыклы, көчле икътисадлы, сәнәгате, дәүләт идарәсе һәм мәгълүмат технологияләре актив үсештәге төбәк булуына игътибар юнәлтте. Хөкүмәт башлыгы республика икътисадының аеруча мөһим юнәлешләре арасыннан нефть һәм нефть химиясен, машина төзелешен, авиатөзелешне, суднолар, двигательләр җитештерүне һ.б. атады. Узган ел Татарстанда җитештерелгән тулай төбәк продукты күләменең 40 млрд доллардан артык булуына, республикада дөньякүләм танылу алган эре компанияләр эшләвенә, чит ил һәм Россия компанияләренә биредә бизнесын алып бару өчен уңайлы инфраструктура булдырылуына, республиканың 100 дән артык ил белән актив хезмәттәшлек итүенә басым ясады.
Илдар Халиков Татарстанның мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге уңышларын да бәян итте. Узган ел электрон формада 10 млн нан артык дәүләт хезмәте күрсәтелүгә, Хөкүмәтнең электрон документ әйләнеше системасында эшләвенә, бу өлкәдә Татарстанның ил күләмендәге тәҗрибә проектларында катнашуына тукталды. Аерым алганда, хәзер РФ Хөкүмәте белән берлектә “Электрон бюджет” дигән дәүләт интеграцияләнгән мәгълүмат системасын төзү концепциясе гамәлгә ашырылуын, Татарстанның бу проектта тәҗрибә төбәге буларак катнашуын да хәбәр итте.
Илдар Халиков семинар эшлекле програмасы белән генә түгел, мәдәни чаралары белән дә катнашучыларнң исендә калыр дигән ышаныч белдерде. Соңыннан журналистлар белән булган әңгәмә вакытында ул бу очрашуның Татарстан өчен тәҗрибә өйрәнү ягыннан файдалы булуын ассызыклады. “Электрон бюджет” программасын гамәлгә ашыру буенча илдә лидер саналабыз. Шул ук вакытта бүгенге фикер алышулардан әле эшчәнлекне камилләштерергә, башка илләр тәҗрибәсен өйрәнү кирәк икәнен аңлыйбыз. Бу безнең өчен чит илләрдәге электрон финанслар өлкәсендәге тәҗрибә белән танышу ягыннан гаять әһәмиятле”, -дип искәртте ул.
27 мартка кадәр дәвам итәчәк семинар “Казначылык системасын үстерүнең гомуми трендлары”, “Электрон бюджет”, “Ликвидлык белән идарә”дигән сессияләрне эченә ала.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз