Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Минтимер Шәймиев Грециягә эшлекле сәфәр кыла
2012 елның 27 марты, сишәмбе
27-28 март көннәрендә ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Греция Республикасыны Үзәк Македония провинциясенә эшлекле сәфәр кыла.
Сәфәрнең максаты – археология музейлары, тарихи ландшафт, тарихи мирас һәм мәдәни менеджмент объектларын саклау традицияләре һәм тәҗрибәсе белән танышу, археология һәйкәлләрен җимерелүдән саклау, реставрация ясау һәм музейфикация буенча Үзәк Македония белгечләренең уникаль эшчәнлеген өйрәнү.
Бүген Македония башкаласы – Салоники шәһәре аэропортында Татарстан делегациясен Үзәк Македониянең беренче вице-губернаторы Константинос Карапанайотидис, шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәлләрен саклау буенча ЮНЕСКОның Греция бүлеге мөдире Авраам Касситеридис, “Амботик” туризм концерны президенты Георгий Куртидис, Россия Федерациясенең Салоникидагы Генераль консулы Алексей Попов каршы алды. Делегация Дион археология тыюлыгында, борынгы Стагира шәһәрендә, Вергина шәһәре, Салоникидагы Рим Агорасы, Халкидики ярымутравындагы Олинфос археология музейлары белән танышырга ниятли. Шулай ук Үзәк Македония губернаторы белән очрашу да планлаштырылган.
Минтимер Шәймиевне сәфәрдә ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фондының башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе каршындагы Россия милли бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас комитеты рәисе Игорь Маковецкий, «Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Гадел Хөснетдинов, “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе директоры, Казан федераль университетының Тарих институты директоры Рамил Хәйретдинов, шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәлләрен саклау буенча ЮНЕСКО Кафедрасының Идел буе бүлеге җитәкчесе Рафаэль Вәлиев озатып йөри.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз