ТР Хөкүмәт Йортында Яшел Үзән шәһәре икътисадын заманчалаштыруның комплекслы инвестицион планы турында фикер алыштылар

2012 елның 28 марты, чәршәмбе
Бүген Хөкүмәт йортында Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә узган киңәшмәдә Яшел Үзән шәһәре икътисадын модернизацияләү буенча комлекслы инвестиция планы тикшерелде. Фикер алышуларда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, Икътисади үсеш һәм интеграция буенча РФ Хөкүмәте комиссиясе каршындагы моношәһәләрне модернизацияләү буенча эшче төркем җитәкчесе Ирина Макиева, РФ Федерация Советының аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Сергей Лисовский, FGN Capital Директорлар советы рәисе Александр Халдей һ.б. катнашты.
 "Яңа Тура" технополисы проекты Яшел Үзән икътисадын модернизацияләү буенча комплекслы инвестиция планын тормышка ашыруның нигезендә ятачак. Бүген әлеге проект хакында да җентекле фикер алышу узды. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, технополис Яшел Үзән районы территориясендә М7 трассасы белән "Казан-Яшел Үзән" автомобиль юлы янәшәсендә төзеләчәк.
 Ябык ишекләр артында узган киңәшмәдән соң, анда катнашучылар журналистлар белән булган әңгәмәдә фикер алышуларның төп моментларын бәян ителде.
 ТР Беренче вице-премьеры Равил Моратов ассызыклаганча, моңа кадәр Татарстанның өч шәһәре -Чаллы, Чистай һәм Кама Аланы моношәһәрләрне үстерү буенча федераль программага кереп, икътисадларын дивесификацияләү өчен федераль казна акчаларын алуга, программаларын гамәлгә ашыруга иреште. Алга таба Яшел Үзәннең дә бу федераль программа буенча федераль ресурслар алуга мөмкинлекләре зур. Икътисади үсеш һәм интеграция буенча РФ Хөкүмәте комиссиясе каршындагы моношәһәләрне модернизацияләү буенча эшче төркем җитәкчесе Ирина Макиева да бу фикерне куәтләде. "Моношәһәрләр исемлегенә Яшел Үзән агымдагы ел башында гына керде. Шуңа күрә 2010-2011 елларда федераль үзәктән моношәһәрләргә күрсәтелгән ярдәм Яшел Үзәнгә кагылмады. 2012 елда Яшел Үзән моношәһәрләрне үстерү программасы буенча федераль ярдәм алуга дәгъва итәчәк. Шул ук вакытта бу шәһәрнең инновацион кластер буларак та федераль ярдәм алуга шанслары зур. Бүген "Яңа Тура" технополисы презентациясеннән соң, без аның барыннан да бигрәк инновацион кластерга якын булуын аңладык", - диде ул. Ирина Макиева тиздән Россиядә кластерларга ярдәм буенча яңа программаның старт алачагын искәртте.
 Яшел Үзәннең социаль-икътисади үсешенә зур йогынты ясарга тиешле "Яңа Тура" технополисына килгәндә, Равил Моратов искәрткәнчә, бу проектка чама белән 8-9 млрд сумлык туры инвестицияләр салыныр дип ниятләнә. "Республикадан исә, инфраструктура челтәрләрен формалаштыру өчен 1 млрд 750 млн сум тирәсе финанслар таләп ителә", -дип искәртте ул. Проектның масштабын күзаллау өчен мәйданын атап үтү дә җитә. Технополис 400 мең кв метрдан артык мәйданны биләячәк. Бу 50-60 меңгә якын яңа эш урыны барлыкка киләчәк дигән сүз. Авыл хуҗалыгы продукциясен беренчел эшкәртү һәм саклау буенча махсуслашкан агросәнәгать-логистика үзәге, күпләп һәм ваклап сату павильоннары "Яңа Тура"ның бер состав өлеше булачак. Федерация Советының аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану сәясәте буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Сергей Лисовский белдергәнчә, ул үзебездә җитештерелгән продукцияне үз кулланучыбазга ни рәвешле җиткерергә кирәклеген күрсәтәчәк. "Илдә Яшел Үзәндә төзелүче эре логистика-сәүдә үзәге кебек үзәкләрнең булмавы, товарны кулланучыга китерергә комачаулый. Бу җитештерүче һәм ил, төбәк җитәкчеләре проблемасы гына түгел, инфраструктураның җайга салынмавына бәйләнгән мәсьәлә. Яшел Үзәндәге үзәк шуны проблеманы чишүдә беренче тәҗрибә булачак", -ди ул. Сергей Лисовский ассызыклаганча, Россиянең бөтенлеген саклап калу өчен нәкъ менә кече шәһәрләрне кайгырту кирәк. Ул кече һәм урта шәһәрләргә ярдәм буларак яңа производстволар төзүнең үз территорияләребезне реаль үзләштерү мөмкинлеген бирүенә басым ясады.
 "Яңа Тура" технополисы территориясендә шулай ук хезмәтләр күрсәтү өлкәсенә караган югары технологияле предприятиеләр, мәгариф үзәкләре һ.б. урнашачак. Проект инвесторларының берсе FGN Capital Директорлар советы рәисе Александр Халдей сүзләренә караганда, бу проект аңа салына торган финанслар белән генә түгел, зур сәяси-социаль әһәмияте белән дә аерылып торачак. "Әлегә кадәр мондый проектның илдә булганы юк," - ди ул. Аның сүзләренә караганда технополисның беренче чиратын проектлау эшләре апрель-май айларында тәмамланырга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International