Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков агросәнәгать комплексы үсеше мәсьәләләре буенча РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкил каршындагы Совет утырышында катнаша
2012 елның 29 марты, пәнҗешәмбе
ТР Президенты вазифаларын башкаручы–Премьер-министр Илдар Халиков Түбән Новгородта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнаша. Идел буе федераль округы төбәкләрендә модернизация шартларында агросәнәгать комплексы үсешенә багышланган утырыш Вәкаләтле вәкил Михаил Бабич рәислегендә уза.
Очрашуда шулай ук ИФО төбәкләре башлыклары, баш федераль инспекторлар, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, эре авыл хуҗалыгы берләшмәләре вәкилләре, фәнни җәмәгатьчелек катнаша, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Утырышның көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләр авылга ярдәм буенча төбәк һәм федераль программаларның нәтиҗәлелеге, округның агросәнәгать комплексының инвестицияләр җәлеп итү сәләте, авылларның үсеш перспективалары, яшьләрне авыл хуҗалыгы тармагына җәлеп итү белән бәйле. Михаил Бабич белдерүенчә, бүген яшьләрне авыл җиренә җәлеп итү буенча чаралар күрергә кирәк. Аның фикеренчә, яшьләр авылга кайтмаганда, авыл хуҗалыгының үсеш перспективалары булмаячак. Ул агросәнәгать комплексындагы проблемаларның берсе итеп авыл җирләрендә социаль инфраструктура кытлыгын атады.
Авылларда халыкның яшәү дәрәҗәсе социаль-икътисади әһәмияткә генә түгел, сәяси әһәмияткә дә ия. Бүгенге көндә Идел буе федераль округындагы авыл җирлекләрендә 9 млн нан артык кеше яши (округ халкының 30 процентыннан артыграгы).
Белешмә өчен: узган ел Татарстанда 166 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде. Бүгенге көндә Татарстанда 318 мең шәхси хуҗалык, 13 меңнән артык крестьян (фермер) хуҗалыгы исәпләнә. Республикадагы терлекләрнең өчтән бер өлеше аларда асрала, республикада җитештерелүче продукциясенең яртысы диярлек аларда җитештерелә. Гаилә фермаларын үстерү кысаларында, республикада бүген 407 гаилә фермасы төзелгән булса, шуларның 305 е югары технологияле. Киләчәктә гаилә фермалары санын 1 меңгә җиткерү планлаштырыла.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз