Ул бүген республикада туристлык тармагын үстерүгә, тарих һәм архитектура һәйкәлләрен төзекләндерүгә юнәлдерелгән мөһим проектлар гамәлгә куелуы хакында сөйләде. Барыннан да элек бу киңкүләмле “Мәдәни мирас: Борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге” проекты, аның максаты - тарихи һәйкәлләрне саклау, торгызу һәм яшь буынга тапшыру. Моннан тыш, республикада башка архитектура һәм тарих һәйкәлләре бар. Мисал өчен, “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы.
ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы белән Греция хезмәттәшлек итүнең ике якның дә мәнфәгатьләренә туры килүче өлкәләрен таба ала дип белдерде.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.
Тантана Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды. Театр каршындагы мәйданчыкта кунакларны тематик иҗади номерлы балалар хореография ансамбльләре каршы алды.