Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: "Хокук саклау органнары хезмәткәрләренә таләпләрне арттырырга кирәк"
2012 елның 2 апреле, дүшәмбе
Татарстан җитәкчелеге республиканың хокук саклау органнары системасында проблемалар булуын таный һәм аларны хәл итү өчен ярдәм итәргә әзер. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы прокуратурасында эчке эшләр органнары тарафыннан җинаятьчелеккә каршы тору һәм законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү эшен оештыруны тикшерү нәтиҗәләренә багышлап үткәрелгән киңәшмәдә әнә шулай дип белдерде.
Киңәшмәне Россия Федерациясе Генераль прокуроры уранбасары Сергей Зайцев үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республиканың хокук саклау структуралары җитәкчеләре катнашты.
Сергей Зайцев үз чыгышында хәбәр иткәнчә, Генераль прокуратура комиссиясе республикада хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан гражданнарга мөнәсәбәттә закон бозу очраклары ачыклангач эшли башлаган. Комиссия әгъзалары Татарстанның күп кенә районнарында булып, гражданнар белән очрашулар үткәргән. “Без бүген киңәшмә рәвешендә күптән борчый торган мәсьәләләрне тикшерергә һәм Татарстан җирендә алга таба мондый хәл кабатланмасын өчен тиешле чаралар күрергә карар кылдык”, - диде Сергей Зайцев.
Сергей Зайцев Генераль прокуратруа комиссиясе үткәргән тикшерү нәтиҗәләренең әһәмиятен билгеләп үтте. “Әлеге киңәшмәдә республика Президентының катнашуы проблеманың кискенлеген һәм Татарстанның барлык хокук саклау органнарының җаваплылыгын тагын бер мәртәбә раслый”, - диде Генераль прокурор урынбасары.
Сергей Зайцев комиссиянең республикада эчке эшләр органнары, тикшерү идарәсе хезмәткәрләре һәм прокурорларның үзләре тарафыннан юл куелган күпсанлы хокук бозу очракларына тап булуын әйтте.
Ул киңәшмәдә катнашучыларны проблемаларны хәл итү юллары хакында фикер алышуда актив катнашырга чакырды. “Сезнең фикерләрегез һәм тәкъдимнәрегез безнең өчен зур әһәмияткә ия. Әзер рецептлар юк, шулай да күпләр алга таба да болай дәвам итә алмавын аңлый”, - дип белдерде Сергей Зайцев.
РФ Генераль прокуратурасының Идел буе федераль округындагы идарәсе башлыгы Вадим Антипов Генераль прокуратура комиссиясенең Татарстандагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың хокук саклау органнарындагы закон бозу очракларын таныды. “Комиссиянең мондый фактларга юлыгуы безнең әлеге мәсьәләгә игътибарны киметүебез хакында сөйли”, - дип белдерде республика башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов Генраль прокуратура комиссиясенә һәм Сергей Зайцевка Татарстанда алып барган эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде. “Хокук саклау органнары хезмәткәрләренә карата дисциплина һәм таләпчәнлекне арттырырга кирәк, - диде Р.Миңнеханов. – Республикабызның хакимият структураларына килгәндә, алар тарафыннан зур ярдәм күрсәтеләчәк”.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз