Казанда Ауропа яһүд конгрессы яклавы астында милләтара мөнәсәбәтләргә багышланган халыкара конференция узарга мөмкин. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның бүген Ауропа яһүд конгрессы президенты, Толерантлык һәм килешү буенча Ауропа Советы рәистәше Вячеслав Кантор һәм Федерация Советының халыкара эшләр буенча комитеты рәисе Михаил Маргелов белән очрашуы вакытында әлеге чараны Татарстан башкаласында уздыру перспективалары каралды. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда Премьер-министр Илдар Халиков, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев катнашты.
Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүче төрле милләт вәкилләре арасында традиция буенча яхшы мөгамәлә урнашуын искәртеп, монда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең роле зур булуын ассызыклады. Республика башлыгы сүзләренә караганда, толерантлык мәсьәләләренә багышлап Казанда эре халыкара конференция уздыру республика өчен гаять файдалы булачак, шул ук вакытта ул күпсанлы халыклар тату гомер кичергән Казан хакында тагын бер кат ишеттерү мөмкинлеге дә.
Вячеслав Кантор, үз чиратында, халыкара конференциядә күтәреләчәк мәсьәләләргә тукталды. Оештыручылар сессияләрнең берсен кече халыкларның милли үзенчәлекләрен саклау, татарлар һәм яһүдләр арасында цивилизацион тәҗрибә алмашу мәсьәләләренә багышларга тели. “Әлеге конференцияне уздыру урыны буларак Казан бик туры килә”, - дип ассызыклады ул. Вячеслав Кантор сүзләренә караганда, оештыручылар конференциягә дөньякүләм танылган эспертларны чакырырга җыена. Алар арасында Польшаның элеккеге Президенты Александр Квасьневский да булачак.
Федерация Советының халыкара эшләр буенча комитеты рәисе Михаил Маргелов, БДБ парламентара ассамблеясе әгъзасы буларак, конференциянең үзе өчен кызыклы булачагын искәртеп, чараның ассамблея тарафыннан яклау табачагын ышандырды.
Очрашу соңында Татарстан Президенты республиканың бу конференцияне кабул итү белән бик кызыксынуын җиткереп, аның эз калдыруы мөһим, дип ассызыклады. Бүгенге очрашуда яклар уртак эшче төркем төзергә дип килеште. Ул толерантлык мәсьәләләре буенча халыкара конференцияне уздыру датасын билгеләячәк, башка оештыру эшләре белән шөгыльләнәчәк.