Казанда Берләшкән Милләтләр Оешмасының сәнәгый үсеш буенча проект офисы ачылырга мөмкин. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның ЮНИДОның Россия Федерациясендәге Халыкара сәнәгый хезмәттәшлек үзәге директоры Сергей Коротков белән очрашуы вакытында Татарстан белән ЮНИДО арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышынды.
Очрашуда шулай ук Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, вице-премьер – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, вице-премьер – ТР энергетика министры Илшат Фәрдиев, вице-премьер – республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм башкалар катнашты.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстанның индустриаль республика булуын, шунлыктан ЮНИДО белән хезмәттәшлек итүгә карата кызыксыну белдерүен билгеләп үтте. Республика башлыгы искәртеп узганча, 2009 елда ЮНИДО һәм Татарстан арасында хезмәттәшлек итү турында имзаланган меморандум нәтиҗәле уртак эшчәнлеккә юл ачкан.
Р.Миңнеханов фикеренчә, Татарстан белән ЮНИДО арасындагы хезмәттәшлекне көчәйтергә кирәк, республика ЮНИДО ярдәмендә инвестицияләр җәлеп итү белән генә түгел, оешма әгъзаларының гаять зур тәҗрибәсе белән дә кызыксына.
ЮНИДОның Россия Федерациясендәге Халыкара сәнәгый хезмәттәшлек үзәге директоры Сергей Коротков Татарстанда ЮНИДО яклавы астында гамәлгә ашыру күздә тотылган проектлар хакында хәбәр итте. С.Коротков шулай ук хезмәттәшлекне үстерү өчен Казанда ЮНИДОның проект офисын ачу кирәклеген билгеләп үтте.
Татарстан Президенты әлеге тәкъдимне хуплады һәм офис ачылышы өчен кирәкле барлык чараларны билгеләргә күрсәтмә бирде. “Безгә ике арадагы хезмәттәшлекнең өстенлекле темаларын билгеләргә һәм аларга зур игътибар бирергә кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Сергей Коротковка.