Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: "Дания белән хезмәттәшлекне арттырырга кирәк"
2012 елның 4 апреле, чәршәмбе
Татарстанны энергия нәтиҗәлелеге һәм башка өлкәләрдә Дания белән хезмәттәшлек кызыксындыра. Бүген Даниянең сәүдә һәм инвестицияләр министры Пиа Олсен Дюр белән очрашу вакытында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. Анда РФ икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина да катнашты. Очрашу “Алабуга” МИЗында Rockwool компаниясе заводын ачу тантанасыннан соң узды.
Эльвира Нәбиуллина Россия җитәкчелегенең Даниядән инвестицияләр җәлеп итү белән кызыксынуын искәртте. Президент Рөстәм Миңнеханов Пиа Олсен Дюрга республикага сәфәре өчен рәхмәт белдереп, Дания тәҗрибәсенә нигезләнгән энергия, ресурсларны саклау буенча республика програмасының киң кулланылуын искә төшереп үтте. “Без энергия нәтиҗәлелеге буенча сездәге тәҗрибәне кулланып хезмәттәшлек итәргә телибез”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Республика башлыгы Даниянең сәүдә һәм инвестицияләр министрын Татарстанда ачылган Rockwool компаниясе заводы мөмкинлекләрен республикага Даниянең башка компанияләрен җәлеп итү өчен файдаланырга чакырды. ТР Президенты Дания бизнес-даирәсенең республикага сәфәрен оештыру тәкъдиме белән чыкты. Ул Татарстанның Дания белән мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләренә дә тукталды. Гомумән алганда, Президент фикеренчә, ике арада хезмәттәшлек өчен перспективалар зур.
Дания министры Пиа Олсен Дюр, үз чиратында, Даниянең кайбер компанияләренең Россиядә производстволарын ачарга әзер булуларын хәбәр итте. “Сезне Даниядә күрүгә шат булачакбыз. Кайбер компанияләребезгә Татарстанга килү кызыклы булыр иде. Шуңа күрә компанияләребезнең республикага сәфәрен оештырачакбыз. Мөнәсәбәтләрнең алга таба дәвам итәчәгенә һәм Татарстанга кабат киләчәгемә ышанам”, - диде министр.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз