Бүген, “Республика Татарстан” 95 еллык юбилеен бәйрәм иткән көндә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов редакциягә килеп, “туры элемтә” аша газета укучылар белән аралашты. Президентка сорау, теләк-тәкъдимнәр бирү мөмкинлеге хакында берничә көн алдан хәбәр ителгәнгә, күп шалтыратулар алдан ук кабул ителеп, сораулар тупланган иде, иң бәхетлеләргә исә бүген Президент белән турыдан-туры аралашырга насыйп булды.
Газета укучылар республика башлыгына юлланган тәкъдимнәр, мөрәҗәгатьләр яшәешнең төрле өлкәләргә кагыла. Алар шәһәргә авыл, район җирләреннән күчеп килгән яшьләрне торак белән тәэмин итү, Казанда крематорий төзү мөмкинлеге, гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү, инвалидларны эшкә урнаштыру, чыгарылыш сыйныф укучыларына үз төбәкләрендә Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру мөмкинлеге бирү, “Ак Барс” ның булачак яңа баш тренеры һ.б. белән бәйле иде.
Казан эшмәкәре Сергей Семенов авыл, район җирләреннән шәһәрләргә яшьләрнең күп килүен күздә тотып, республикада аларны тораклы итү белән бәйле актуаль мәсьәләне күтәрде. Аның белдерүенчә, барлык кешенең дә ипотека буенча фатирлы булу мөмкинлеге юк. Шуңа күрә чит илләрдәге кебек дәүләт тарафыннан торакны наемга бирү системасын кертү, аның фикеренчә, бездә дә отышлы булыр иде. Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәләнең актуальлеген таный. Чит илләрдә эш табуга, тиз генә күчеп тә китәләр. Президент белдерүенчә, безнең илдә чит илләр белән чагыштырганда, халыкның мобиль күчү мөмкинлекләре чикле. “Торак фондының булуы кешеләрнең, ягъни хезмәт ресурсларының, күчеше өчен мөһим факторларның берсе”, дип ассызыклады ул. Президент фикеренчә, республиканың алга таба үсешен тәэмин итәргә тиешле Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга кебек потенциаль нокталар үзләренә эшкә килүчеләрне тораклы итү буенча мөмкинлек табарга тиеш. Президент республикада социаль ипотека программасының халыкның аерым категориясен тораклы итү буенча зур роль уйнавын ассызыклап, арендага тораклар төзү мөмкинлегенең дә каралуын җиткерде. “Без алга таба арендага торак төзү программасын эшләтеп җибәрәчәкбез. Бәлки аның бер өлеше Дәүләт торак фонды, бер өлеше даими партнерларыбыз белән берлектә башкарылыр. Алар әйбәт урыннарда урнашкан зур булмаган, уңайлы фатирлар булырга тиеш”, -дип искәртте Президент. Ул республикага бүген мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшләүче белгечләргә, транспорт йөртүчеләргә, торак инфраструктурасын тәртипкә китерүче хезмәткәрләргә ихтыяҗ зур булуын искәртеп, арендага торак бирүнең белгечләргә башлангыч чорда аякка басарга ярдәм булачагын белдерде.
Президентка юлланган сорауларның берсе җитәкчеләргә юлланган халык мөрәҗәгатьләренең нәтиҗәле чишелеш табуына кагылышлы иде. “Еш кына Сезнең соравыгыз карауга алынды диләр, тик сизелерлек үзгәрешләр генә күренми. Бәлки нәтиҗәлелеккә ирешү өчен моңа махсус контроль булдырырга кирәктер”,-дип белдерде шалтыратучыларның берсе.
Президент фикеренчә, халыктан алына торган мөрәҗәгатьләрнең формаль җаваплар белән генә чикләнмичә, конкрет чишелеш табуына ирешү өчен, халык мөрәҗәгатьләренең барлык ведомстволар буенча электрон базасын булдырырга кирәк.
Шалтыратучыларның берсе Казанда крематорий булдыру зарурлыгын күтәрде. Ритуаль хезмәтләрнең кыйммәт булганга һәм Казан зиратларында урыннар кытлыгы булган чорда бу үзен аклар иде, дип саный ул.
Рөстәм Миңнеханов Казан зиратларында урыннар кытлыгы проблемасын чишү өчен, хәзерге вакытта эш алып барылуына тукталып, крематорий мәсьәләсенең карауга алыначагын белдерде. Аның ассызыклавынча, бу мәсьәлә белгечләр, җәмәгатьчелек белән берлектә каралырга тиеш.
Чистайдан алынган шалтыруда шәһәрдә сектантлар күренә башлавына, аларның балалар-яшьләргә йогынты ясавы уңаеннан борчылу белдерделәр. Президент әгәр андый фактлар бар икән, адреслар, аларның фамилияләрен җиткерергә кушты. Республика башлыгы Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтыновка мәсьәләне урынга чыгып тикшерергә күрсәтмә бирде, дөреслеге ачыклана икән, законнар нигезендә чаралар күреләчәген ышандырды.
Аралашу вакытында инвалидларны эшкә урнаштырудагы проблемалар хакында да сүз булды. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне актив тормышка җәлеп итү федераль һәм республика дәүләт хакимияте органнарының төп бурычы. Ул федераль үзәк белән берлектә республикада мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен “Доступная среда” программасының гамәлгә ашырылуына игътибар юнәлтте. Эшмәкәрләр тарафыннан инвалидлар өчен эш урыннары булдыруның уңай үрнәге булуын искәртте. Бу мәсьәләнең системалы якын килүне соравын җиткерде.
Мөслим балалары быел мәгариф һәм фән министрлыгы кушуы буенча, Бердәм дәүләт имтиханын Азнакайга барып тапшырырга тиеш икән. Бу Мөслим районында чыгарылыш сыйныф укучыларының аз булуы белән аңлатыла. Ә ата-аналар моңа бик борчыла. Президент Рөстәм Миңнеханов ата-аналарның бочылуы урынлы, бу акылсыз гамәл, балалар ерак юл узып, стресс кичереп имтиханга барырга тиеш түгел, дип саный. Республика башлыгы моңа юл куелмаячагын ышандырды.
Президентка алынган сорауларга, әлбәттә, кыска вакыт эчендә генә җавап алып бетерү мөмкин түгел иде. Барлык юлланган сорау-мөрәҗәгатьләр җавапсыз калмаячак дип ышандырдылар.