ТР Премьер-министры РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Максим Дулинов белән очрашты

2012 елның 16 апреле, дүшәмбе

 Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры урынбасары Максим Дулинов белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов һәм башкалар катнашты.

Яклар Татарстанда мәгариф үсешенә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышты.

Искәртеп узабыз, кичә Максим Дулинов Казанга кыска вакытлы эш сәфәре белән килде. Республикага сәфәре кысаларында Россия мәгариф һәм фән министрына Татарстан Республикасында гамәлгә ашырылучы 2010-2015 елларга исәпләнгән “Киләчәк” Мәгарифне үстерү стратегиясен тәкъдим иттеләр. Моннан тыш, Максим Дулинов республиканың кайбер гомумбелем бирү учреждениеләрендә булды.
Кичә Максим Дулинов һәм ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов информатика буенча XXIV Бөтенроссия укучылар олимпиадасын ябу тантанасында катнашты. Информатика буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы Казанда 10-16 апрель көннәрендә узды.

ТР Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков Максим Дулинов белән әңгәмә барышында информатика буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының Казанда узган йомгаклау этабына югары бәя бирде. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә мәктәп укучыларының федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге фән олимпиадаларында катнашуы алар үзләштергән белемнең объектив күрсәткечләреннән берсе булып тора. “Без еш кына мондый чараларның әһәмиятен бәяләп бетермибез, - диде Илдар Халиков. – Фән олимпиадалары иң яхшыларны ачыклау белән бергә, укучыларга яңа белемнәр, күнекмәләр үзләштерерү мөмкинлеген дә бирә”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International