Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов Русия Президенты Дмитрий Медведев алдында Татарстандагы социаль-икътисадый вәзгыять турында хисап тотты
2012 елның 16 апреле, дүшәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада сәнәгать һәм инновация кластеры эше хакында РФ Президенты Дмитрий Медведевка белдерде.
Республика башлыгы сүзләренә караганда, Татарстанда бигрәк тә инновация кластеры актив үсеш ала. “Бездә 98 электрон хезмәт күрсәтелә, узган елда 10 млн. 500 мең мөрәҗәгать кабул ителгән”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аерым алганда, бу хезмәт барлыкка килү нәтиҗәсендә балалар бакчаларына электрон чират 30-35 процентка кимрәк, бу урыннар җитмәү турында арттырып сөйләүне аңлата дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, 3 яшьтән зуррак балалар арасында бакчаларга чират бетерелгән, ә 3 яшьтән кечерәк балалар проблемасы әлегә хәл ителә.
Республикада электрон документ әйләнеше системасын кулланучы 28 мең кеше теркәлгән дип белдерде ТР Президенты.
“ГЛОНАСС” системасы нәтиҗәле эшли”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, бу спутник системасы белән ашыгыч хезмәтләр машиналары, шәһәр транспорты, мәктәп автобуслары җиһазланган, бу аларның маршрутларын һәм хәрәкәт графигын күзәтү мөмкинлеге бирә.
Рөстәм Миңнеханов мәгълүмат технологияләре технопаркы турында сөйләгәндә, технопарк тулысынча эшли дип белдерде. “Узган ел IT-паркның кереме 2 млрд. 600 млн. сум тәшкил иткән, ә быел аны 4 млрд. сумга кадәр күтәрергә ниятлиләр”, - дип белдерде республика башлыгы.
Р.Миңнеханов дәүләт башлыгына иннополис һәм IT-университет төзелеше проектлары перспективалары турында белдерде. “Ике көннән Сингапурдан проектчылар киләчәк һәм әзер проектны тәкъдим итәчәк”, - диде ул.
“Мин сезгә бу хакта белдерермен”, - дип вәгъдә итте Р.Миңнеханов Д.Медведевка. “Иң яхшысы эшли башлагач карарга чакырырсыз”, - диде РФ Президенты.
Республика башлыгы проектны 2 ел дәвамында тапшыру планлаштырыла дип белдерде.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Кама инновация кластеры эше турында сөйләде. Аның кереме 600 млн. сум тәшкил итте, 2016 елда аны 1 трлн. сум, ә 2020 елда 2 трлн. сумга җиткерергә ниятлиләр. “Бу Россия икътисады өчен үсеш ноктасы булыр дип саныйбыз”, - дип өстәде ул.
Республика башлыгы шулай ук РФ Президентына Татарстандагы социаль-икътисади хәл турында да белдерде.
ММЧ материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз