Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан һәм Иран фән һәм мәгариф өлкәсендә мөнәсәбәтләрне үстерүне дәвам итәчәк
2012 елның 17 апреле, сишәмбе
Татарстан Республикасы һәм Иран Ислам Республикасы фәнни һәм белем бирү өлкәләрендә мөнәсәбәтләрне үстерүне дәвам итәчәк. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Иран Президенты киңәшчесе, Иран Президентының Инновацион һәм технологик хезмәттәшлек үзәге җитәкчесе Хәмидреза Амириния белән очрашуында сүз әнә шул хакта барды.
Искәртеп узабыз, Иран Ислам Республикасының фәнни даирә вәкилләре делегациясе Казанга эш визиты белән килде. Кичә кунаклар югары технологияләр өлкәсендәге технопарк – ИТ-паркта булды. “Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте” проекты, шулай ук мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге башка проектлар иранлыларда аеруча зур кызыксыну уятты.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Иран Президентының Инновацион һәм технологик хезмәттәшлек үзәге җитәкчесе Хәмидреза Амириния җитәкчелегендәге Иран Ислам Республикасы делегациясен сәламләп, 2011 елның декабрендә Иранга эш сәфәре кысаларында татарстанлыларны җылы кабул иткән өчен Иран җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Ул әлеге сәфәр кысаларында танышкан барлык объектларның да анда яхшы тәэсир калдыруын билгеләп үтте. Иранда сафка бастырылучы геохимия комплексы, шулай ук илдә фән һәм мәгарифнең динамик үсеш кичерүе Татарстан башлыгында аеруча зур тәэсир калдырган. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Иранда икътисадны диверсификацияләү процессы бара, нанотехнологияләр, биотехнологияләр, ракета төзелеше һәм башка юнәлешләр үсеш кичерә. Моннан тыш, ил җитәкчелеге галимнәрнең социаль статусын күтәрү, фәнгә инвестицияләр кертүгә зур игътибар бирә. 2006 елда Иранда алдагы унъеллыкка исәпләнгән Нанотехнологияләрне үстерү стратегиясе эшләнде һәм кабул ителде, диде Рөстәм Миңнеханов.
Безгә бер-беребезнең фәнни һәм сәнәгый потенциалыннан файдаланырга, үзара тәҗрибә уртаклашырга кирәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә Россия-Иран хезмәттәшлеге кысаларында Татарстан һәм Иран арасындагы мөнәсәбәтләрдә уңай динамика күзәтелә, аны сакларга кирәк. “Без нефть химиясе, фәнни тикшеренүләр, мәгариф өлкәләрендә Иран белән хезмәттәшлек итүгә карата кызыксыну белдерәбез”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Моннан тыш, ул Казан һәм Иран арасында туры авиаэлемтә оештыру зур әһәмияткә ия, дип саный.
Рөстәм Миңнеханов май аенда KazanSummit халыкара ислам бизнесы һәм финанслар саммитында катнашу өчен Көнчыгыш Әзербайҗан провинциясе (Иран Ислам Республикасы) җитәкчелегенең Татарстан башкаласына киләчәгенә ышаныч белдерде.
Иран Президентының Инновацион һәм технологик хезмәттәшлек үзәге җитәкчесе Хәмидреза Амириния, үз чиратында, бүгенге көндә ТР Фәннәр академиясе һәм аның президенты Әхмәт Мәзһаров белән актив рәвештә элемтәләр җайга салынуы хакында хәбәр итте. Үзара хезмәттәшлекне нанотехнологияләр, биотехнологияләр, мәгълүмати технологияләр, нефть һәм газ химиясе, сәнәгать җиһазлары юнәлешләре буенча оештыру күздә тотыла.
Хәмидреза Амириния, аерым алганда, бүгенге көндә Завойский исемендәге Казан физика-техника институты үткәрә торган фундаменталь тикшеренүләргә югары бәя бирде.
Ул шулай ук сәнәгать җиһазлары өлкәсендә компрессорлар төзү өлкәсендәге хезмәттәшлекнең әһәмияте зур булуы хакында хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов һәм Хәмидреза Амириния уртак Фән һәм технологияләр фондын булдыру мөмкинлекләре хакында да фикер алышты. Иран ягы яңа структурага 1 миллион АКШ доллары күләмендә акча кертергә әзер икәнлеген белдерде. Татарстан Президенты Фән һәм технологияләр фондын төзүгә карата ниятләрне раслады.
“Безгә нәтиҗә кирәк, - диде ул. – Фән өлкәсендәге кызыксынуларыбызны берләштерү зарур”.
Хәмидреза Амириния очрашу барышында тагын бер мәртәбә Рөстәм Миңнехановны Иран Ислам Республикасына чакырды һәм Казанда Иран делегациясен җылы кабул иткән өчен рәхмәт белдерде.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз