Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Барселонаның баш архитекторы Һосе Асебильо Рөстәм Миңнехановка Казанның "Б" кварталы проектын тәкъдим итте
2012 елның 18 апреле, чәршәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Казанның тарихи үзәгендә “Б кварталы” төзелеше проектын тәкъдим иттеләр. Бу уңайдан ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Барселона баш архитекторы Хосе Асебильо катнашты.
“Б кварталы” тарихы һәм аның төзелеш проектлары хакында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде. Хәзер әлеге квартал тирәсендә яңа Курчак театры торгызылды, нигездә, биредә аз катлы йортлар салынган.
Казан мэры Илсур Метшин “Б кварталы” Казан өчен мөһим, ул шәһәр үзәге белән тоташтырылган дип белдерде. “Б кварталы” төзелешенең беренче проекты Барселона баш архитекторы Хосе Асебильо тарафыннан 2007 елда тәкъдим ителгән иде дип искәртте ул. Проект төрле халыкара архитектура күргәзмәләрендә катнашкан һәм белгечләрдә кызыксыну уяткан. Нәтиҗәдә проект үзгәртелде. Шулай итеп, Хосе Асебильо тәкъдим иткән проектка торак йортлар, балалар бакчасы, кунакханәләр, офис үзәкләре, галерияләр, җир асты паркингы керә.
Барселона баш архитекторы Хосе Асебильо “Б кварталы” төзелеше проектын үзе тәкъдим итте. Ул шәһәрнең тарихи архитектурасы, климат шартлары, башка спецификалары исәпкә алынды дип сөйләде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмәгә нәтиҗә ясап, Хосе Асебильога башкарган эше һәм проектны шәхсән үзе тәкъдим иткәне өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә караганда, тәкъдим ителгәннән соң тагын бер тапкыр уйланырга һәм белдерелгән фикерләрне, тәкъдимнәрне исәпкә алып анализ ясау зарур.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз