ТР Президенты Россия инновация төбәкләре ассоциациясе комитетлары рәисләренең беренче утырышын үткәрде

2012 елның 25 апреле, чәршәмбе

Бүген Казанда VII Казан венчур ярминкәсе кысаларында Россия инновация төбәкләре ассоциациясе (РИТА) комитетлары рәисләренең беренче утырышы узды. Утырышны РИТА советы рәисе – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда РИТА әгъзалары – барлык төбәкләр, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, Россиянең үсеш институтлары вәкилләре катнашты.

Татарстан Президенты Россия инновация төбәкләре ассоциациясе комитетлары рәисләренең беренче утырышында анда катнашучыларга комитетлар эшенә нәтиҗә ясарга һәм 2012 елга бурычлар билгеләргә кирәк булачак дип белдерде.

Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларга VII Казан венчур ярминкәсендә булулары өчен рәхмәт белдерде һәм әлеге форумда катнашучыларда ассоциация экспозициясе кызыксыну уятуга ышаныч белдерде. Татарстан башлыгы шулай ук РИТА әгъзалары мондый чараларда катнашу турында килеште һәм башка төбәктәге хезмәттәшләрен дә планлаштырылган чаралар хакында ассоциациягә алдан белдерергә чакырды.

Ассоциация комитетларының эш нәтиҗәләре турында сөйләгәндә ТР Президенты һәр комитетның бурычы барлык ассоциациялләрне динамик үстерүгә юнәлдерелгән һәм куелган бурычларны башкаруны бәяләү буенча бердәм система кертү кирәк дип ассызыклады. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, якын арада РФ Икътисад үсеше министрлыгы белән бергә инновация төбәге туры килергә тиешле төп критерийлар исемлеген булдыру зарур.

Рөстәм Миңнеханов фикеренә караганда, РИТА эшчәнлеге тармак министрлыкларының, дәүләт корпорацияләренең дәүләт заказларын тәэмин итү мәнфәгатьләрендә һәм инновация үсеше территориаль институтлары эшчәнлегендә төзелергә тиеш.

“Ассоциациянең бурычы – нәтиҗәле мәгълүмат алмашуны җайга салу һәм тикшеренүләр оешмасыннан алып, челтәр буенча безнең төбәкләрдәге предприятиеләрдә әзер продукция чыгаруга кадәр бурычларны дөрес билгеләүне тәмин итү”, - дип саный Рөстәм Миңнеханов.

ТР башлыгы сүзләренә караганда, кадрлар потенциалын үстерүгә аеруча игътибар бирү зарур.

Россия инновация төбәкләре ассоциациясе эш нәтиҗәләре хакында ассоциация директоры Иван Бортник белдерде. РИТА комитетлары рәисләре дә доклад белән чыгыш ясады. РФ икътисади үсеш министры урынбасары Олег Фомичев үз чыгышында РИТА белән министрлыкның хезмәттәшлек итү юнәлешләрен билгеләде.

Рөстәм Миңнеханов атна саен видеоконференция режимында комитетларның утырышын үткәрергә тәкъдим итте. ТР Президенты мондый видеоконференцияләрне айга бер үзе дә үткәрергә әзер. “Бары тик шундый даими һәм план буенча башкарыла торган эш кенә нәтиҗәле булачак”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Утырыш ахырында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко катнашында РИТА белән Ауропа бизнес-инновация үзәкләре челтәре белән хезмәттәшлеге хакында меморандум имзаланды. Документка РИТА башкаручы директоры Иван Бортник һәм EBN генераль директоры Филипп Ванрие кул куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International