Казанда күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү җәйнең икенче яртысында гына башланырга мөмкин әле

2012 елның 28 апреле, шимбә

Күп балалы гаиләләрне түләүсез җир кишәрлекләре белән тәэмин итү бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә күтәрелгән мөһим темаларның берсе булды.

Билгеле булганча, Казан белән Чаллыда гаиләләрне түләүсез җир участоклары белән тәэмин итүдә төп проблема участокларның җитмәве белән бәйле иде. Бүген хәбәр ителгәнчә, “боз” урыныннан кузгалган. Алда зур этапны эченә алган эш тора.

Чаллыга килгәндә, шәһәр гаиләләре өчен уңайлы урыннан мәйдан табылган. Мэриянең автомобиль төзүчеләр каласы янәшәсендә генә урнашкан 623 гектар мәйдандагы җир участогының хуҗасы белән сөйләшүләре уңышлы тәмамланган.

Казанга килгәндә, монда түләүсез җир участоклары алуга хокуклы гаиләләр саны күп булганга, проблемалар да күбрәк. Бүгенге киңәшмәдә Казан янәшәсендә - Биектау районы Каймар төбәгендә 300 гектар мәйдандагы участокта әзерлек эшләре баруы хәбәр ителде. Аның мәйданнарын кадастр хисабына алуны май башларына тәмамларга уйлыйлар. Бер үк вакытта топография-геодезия эшләре алып барыла, эшләрнең җентекле графигы да булдырылган. Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, һәр җир кишәрлеген планлаштыру проектын әзерләү, межалау, кадастр хисабына бастыру билгеле бер вакыт таләп итә. Югарыда атап үткән мәйданга шундый гаиләләрне урнаштырып, яңа бистә төзү турында сүз бара. Аның территориясенә 3200 йорт хуҗалыгы урнашыр, социаль объектлар, юллар төзелер дип көтелә. Башкарыласы эшләрнең күләме зур булганга, биредә күп балалы гаиләләргә кишәрлекләр бирү җәйнең икенче яртысында гына башланырга мөмкин әле.

Гомумән алганда, бүгенге көндә республикада түләүсез җир кишәрлекләре алуга дәгъва иткән 14 меңнән артык гражданнан гариза алынган. Кадастр хисабына 3 394 участок куелган. 16 районда гаиләләргә гомуми мәйданы 33 гектар булган 282 участок бирелгән. Президент Рөстәм Миңнеханов эшне активлаштырырга кушты. Казандагы гаиләләрне тәэмин итү өчен участокларны янәшәдәге Питрәч, Югары Ослан, Биектау районнарыннан карарага кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International