Дәүләт хакимиятләре органнары эшенә халык бәясе Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары тарафыннан халыкның тормыш итү сыйфатын һәм эшчәнлеге нәтиҗәсен бәяләү буенча дәүләт йөкләмәсен башкаруга төп күрсәткеч булып тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Министрлар Кабинеты утырышында белдерде.
Халыкның тормыш сыйфатын бәяләү мәсьәләләре 2012 елның 26 апрелендә ТР Дәүләт Советы утырышында да каралды дип белдерде Илдар Халиков.
ТР Министрлар Кабинеты утырышы ябык узды, анда ТР Хөкүмәте әгъзалары, ТР Президенты аппаратының һәм ТР Дәүләт Советның җаваплы хезмәткәрләре, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.