Рөстәм Миңнеханов: Сәнгать осталары концерты Төрекмәнстан белән Татарстан халыкларының дуслыгын раслый

2012 елның 28 апреле, шимбә

Татарстан Президенты Төрекмәнстан җитәкчелеге һәм Русия Федерациясе җитәкчелегенә Төрекмәнстанда Татарстан мәдәнияте көннәрен оештырырырга ярдәм итүләре өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Татарстан мәдәният көннәре Төрекмәнстанда 2012 елның 25028 апрелендә Ашхабадта узды.

Бүген Төрекмәнстанның милли-мәдәни үзәгендә Татарстан һәм Төрекмәнстан сәнгать осталарының йомгаклау концерты узды. Концертта Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче затлар да катнашты.

"Бүгенге концертыбыз халыкларыбызның дуслыгын раслап тора, - диде Рөстәм Миңнеханов үзәк сәхнәсеннән. Бу татарлар белән төрекмәннәрнең кардәш халыклар булганын күрсәтә. Андый бәйрәмнәр күбрәк булырга тиеш".

Татарстан Президенты шулай ук Русиянең Төрекмәнстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Александр Блохин Русия-Төрекмәнстан мөнәсәбәтләрен һәрвакыт ныгытып торуын ассызыклап, аңа рәхмәтен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International