Казанга Кытай Халык Республикасы делегациясе килде

2012 елның 29 апреле, якшәмбе

Кытай Дәүләт Советы вице-премьеры Ли әфәнде Кэцян берничә минут элек Казанга килде. Ли Кэцян җитәкчелегендәге 130 кешедән торган Кытай делегациясен “Казан” халыкара аэропортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, вице-премьер – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Казан мэры вазифаларын башкаручы Иршат Минкин һ.б рәсми затлар каршы алды. Традиция буенча, очкыч баскычыннан төшү белән, зур кунаклар татар чәкчәген татып карады. Ли Кэцян ТР Хөкүмәте башлыгына, шулай җылы каршылаган өчен, рәхмәт белдерде.

Россия Федерациясенә КХР Дәүләт Советы вице-премьеры Россия Хөкүмәте чакыруы буенча килгән. 27 апрельда Россия Президенты Дмитрий Медведев Ли Кэцян белән очрашу уздырган. Кытайдан килгән зур кунак белән РФ Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин да әңгәмәләшкән. Ли Кэцянның, Дәүләт Советында эшли башлаганнан бирле, бу әле беренче генә рәсми визиты, һәм 20 елдан соң икенче тапкыр килүе.

Казанга эш сәфәре кысаларында килгән Ли Кэцян көннең беренче яртысында “Казан вертолет заводы”ААҖндә була, анда җитештерү үзенчәлекләре һәм предприятие продукциясе белән таныша. Шуннан соң кунак РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич белән очраша, аннары төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча үткәрелә торган “түгәрәк өстәл” утырышында катнаша. Утырышта, шулай ук, Россия һәм Кытай регионнары башлыклары катнаша. Кичен исә Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы вице-премьеры Ли әфәнде Кэцян хөрмәтенә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле исеменнән тантаналы кабул итү чарасы оештырыла.

КХР Дәүләт Советы вице-премьерының Казан сәфәре 30 апрель иртән тәмамланыр дип ниятләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International