Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Президенты Дубайда икеяклы очрашулар үткәрде
2012 елның 1 мае, сишәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубай AIM 2012 инвестиция форумы кысаларында ике яклы очрашулар үткәрде. Анда Татарстанның чит ил партнерлары белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре буенча фикерләштеләр.
Татарстан башлыгы Ислам үсеш банкы каршындагы Ислам шәхси сектор үсеше генераль директоры Халид Мохамед аль-Абади белән очрашуда яклар ТРда яңа лизинг компаниясе булдыруда корпорациянең катнашу перспективалары буенча фикерләште.
ТР Президенты Дубай Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе белән очрашуда эмиратның электрон хөкүмәт системасын кертү буенча тәҗрибәсен өйрәнү өчен бирегә Татарстан белгечләрен җибәрергә тәкъдим итте.
Татарстан “Tecom Investments” компаниясенең республикада гамәлгә кую планлаштырылган “Smart City” комплекслы территория үсеше проектында катнашуы белән кызыксына. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов икътисади зоналар һәм технопарклар белән идарә итү өлкәсендә дөньяви лидердларның берсе булган компания җитәкчелеге белән очрашуда белдерде. “Tecom Investments” компаниясе җирле хакимият белән партнерлыкта Мальтада һәм Һиндстанда "Smart City" проектларны гамәлгә куя, киләчәктә Татарстан да күз дә тотыла.
Татарстан Президенты “Kele Contracting” компаниясе җитәкчелеге белән очрашуында эре спорт корылмаларын төзү һәм алар белән идарә итү өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сүз барды. Аерым алганда, бу компания Сиднейда Олимпия объектлары төзелеше белән шөгыльләнгән. Рөстәм Миңнехнов сүзләренә караганда, спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан Татарстан да “Kele Contracting” белән хезмәттәшлек итү белән кызыксына”.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз