Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: Казан университеты белән Rikon арасындагы хезмәттәшлек файдалы
2012 елның 3 мае, пәнҗешәмбе
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Рикен физик һәм химик тикшеренүләр институты (Япония) президенты, Нобель премиясе лауреаты профессор Рьодзи Нойори белән очрашты.
ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры - Президентның халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һ.б. катнашты.
Япониядәге иң эре институтлардан саналган Рикен физик һәм химик тикшеренүләр институты делегациясе Татарстанга 2 май көнне килде. Сәфәрнең төп максаты – КФУ базасында уртак фәнни-лаборатор комплексны ачу иде. Аның рәсми ачылышы Рьодзи һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров катнашында үтте.
Казан университеты белән Рикен арасында уртак аспирантурага кагылышлы халыкара программа кысаларында партнерлык килешүе 2008 елда имзаланган иде. Аның максаты - физика өлкәсендә югары квалификацияле белгечләр әзерләү. Фәнни эшчәнлеккә Япония галимнәре дә, Россия галимнәре дә җитәкчелек итәчәк. 2011 елда Казан федераль университеты ректораты утырышында Рикен институты президенты Рьодзи Нойорига “Казан универсиетының шәрәфле докторы” исеме бирү турында карар кабул ителде.
Бүгенге очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов соңгы елларда Казан университеты белән Рикен институты арасындагы хезмәттәшлекнең файдалы һәм нәтиҗәле булуын ассызыклады. Ул бу хезмәттәшлекне стратегик хезмәттәшлек дип бәяли. Уртак фәнни-лаборатор комплексның ачылуын Рөстәм Миңнеханов республиканың фәнни тормышындагы тагын бер күренекле вакыйга дип атады.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз