ТР Президенты Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтчелек советы утырышында катнаша

2012 елның 3 мае, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа проектларны этәрү буенча Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтчелек советы утырышында катнаша.

Утырышны Россия Премьер-министры Владимир Путин үткәрә.

Утырышта катнашучылар Россиядә инвестиция климатын яхшырту буенча эшмәкәрлек иництативалары проектларының юл карталары буенча фикер алышачак. Төзелеш өлкәсендә эшмәкәрлек климатын яхшырту һәм таможня администрациясен камилләштерү проблемаларына игътибар биреләчәк.

Тулырак - http://government.ru/#
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International