Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: "Җиңү көне - берләштерә торган бәйрәм"
2012 елның 5 мае, шимбә
Бүген Камал театры бинасында сугыш һәм хезмәт кырларында Җиңү көнен якынайтуга үзләреннән зур өлеш керткән татарстанлыларны хөрмәтләделәр. Ветераннарны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгы белән котларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килгән иде. Тантаналы җыелышта шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков һ.б. дәрәҗәле кунаклар катнашты. Ватан азатлыгы өчен көрәштә яу кырларында башларын салган сугышчылар бер минут тынлык белән искә алынды.
Бу Җиңү илебезгә зур корбаннар бәрабәренә бирелде. Советлар иле Бөек Ватан сугышында 27 меңгә якын улын һәм кызын югалтты. Күпме кешегә Ленинград камалышы, канцлагерьлар газаплары аша узарга туры килде. Татарстан фронтка ил азатлыгы өчен көрәшкә 700 меңнән артык улын һәм кызын озата. Шуларның яртысына туган җирләренә әйләнеп кайту насыйп булмый. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 300 дән артык татарстанлы Советлар Союзы Герое һәм Дан орденының тулы кавалеры исемнәренә лаек була. Тагын 200 меңнән артыгы хәрби орден һәм медальләр белән бүләкләнә. “Һәрбер бүләк артында сугышчыларның аерым батырлыгы, кабатланмас язмышы тора. Бөек Җиңүнең нигезендә горур халкыбызның батырлыгы, гасырлар буе чыныккан милли рухы, әхлакый сафлыгы ята”, - дип ассызыклады Татарстан Президенты үз чыгышында.
Рөстәм Миңнеханов Бөек Җиңү көненең тарихыбызда аерым урын алып торуын, аның зур корбаннар бәрабәренә фашизмны җиңгән барлык кешелек бәйрәме булуын искәртте.
Татарстанлыларның Бөек Җиңү көнен якынайтуга керткән өлешен бәяләп бетереп булмый. Сугыш чорында Татарстанда хезмәт фронты да тулы куәтенә эшли. Республика фронтны 600 төрдән артык хәрби продукция белән тәэмин иткән. Ул вакытта бомбардировщикларның өчтән икесе Казанда җитештерелгән. Сугыш кырына бездән миллионлаган тонна азык-төлек, 94 мең тоннага якын дары озатылган.
Президент белдергәнчә, Җиңү көне югары әхлакый әһәмияткә ия булган, көчләрне берләштерүче бәйрәм. “Бу көнне без заманнар бәйләнешен, буыннар бәйләнешен аерым бер көч белән сизәбез. Бөек Ватан сугышы турындагы хәтер яшьләрдә Җиңү мирасына ихтирам тәрбияләргә ярдәм итә. Бүген арабызда булган, бөек традицияләрне саклаучы хөрмәтле ветераннарыбызның заман яшьләренә йогынтысын югары бәялибез. Буыннар алмашын ныгытуда, патриотик тәрбия бирүдә Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы игълан ителү дә өстәмә мөмкинлекләр бирә. Тарихи һәм рухи мирасны, традицияләрне саклау безгә алга таба тыныч яшәргә, тагын да алгарышлы үсәргә ярдәм итәчәк, социаль-икътисади үсешнең нигезен тәэмин итәчәк”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Республика башлыгы бүген Татарстанның төрле тармакларны модернизацияләү буенча уңышлы үрнәк күрсәтүен, яңа куәтләрнең сафка басуын, икътисадка инвестицияләрнең актив җәлеп ителүен ассызыклады. Социаль проблемаларны чишү, ветераннарның тормышын яхшырту өчен күп эшләнүен, РФ Президенты һәм Хөкүмәте ярдәме белән Татарстандагы 15 меңнән артык сугыш ветеранының уңайлы торак белән тәэмин ителүен искәртте. Бу программаның дәвам итәчәген ышандырды.
Ул сугыш ветераннарына медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын күтәрү, дарулар белән тәэмин итүне яхшырту мәьәләсенә дә тукталды. “Дәүләтебез алдында торган төп бурычларның берсе – бүген исән-сау булган ветераннарыбызга социаль ярдәм күрсәтү. Бу бурычны без эзлекле һәм адреслы башкарачакбыз. Җәмгыятебез җиңүчеләр буыны алдында бурычлы. Шуңа күрә геройларыбызны тиңдәшсез батырлыкларына лаеклы тормыш дәрәҗәсе белән тәэмин итәргә тиешбез”, - дип белдерде республика башлыгы. Рөстәм Миңнеханов чал чәчле ветераннарны Җиңү көне белән котлап, аларга һәм якыннарына исәнлек, бәхет, аяз күк йөзе, иминлек, бәйрәм шатлыгы теләде.
Президент Бөек Ватан сугышында һәлак булган сержант, Алабуга егете Александр Марковның кызына “Батырлык өчен” медале таныклыгын тапшырды.
Сәхнәдән сугыш һәм тыл ветераннарын бәйрәм белән котлаган тыл ветераны Камил Тукаев Бөек Ватан сугышы елларында Татарстанның хезмәт фронтының мөһим үзәгенә әйләнүе хакында сөйләде. “Вакытлар уза, тик фронтлардагы солдатлар батырлыгы, тылда көнне-төнгә ялгап эшләүче өлкәннәр һәм балалар батырлыгы беркайчан да онытылырга тиеш түгел. Аларның барысы да сугыш каһарманнары”, -дип билгеләп үтте ул. Камил Тукаев сафлары елдан-ел сирәгәйгән ветераннарыбызга сәламәтлек, тыныч тормыш, иң мөһиме: күңелләре белән яшь булып калуларын теләде. Фронтларда һәм тылда Җиңү көнен якынайткан буыннны шулай ук Казан Суворов хәрби училищесында тәрбияләнүчеләр сәламләде.
Бүгенге тантанага җыелучылар игътибарына театральләштерелгән концерт программасы тәкъдим ителде. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны Фәрит Фәтхуллинның видеокөндәлеге белән үрелеп барды. Олы хыяллар белән янган яшьләр, дәһшәтле сугышның бу хыялларны бер мизгелдә җимерүе, фронтка озату, көтү газаплары, якыннарын югалту ачысы, ниһаять, Җиңү шатлыгы – боларның барысы да сугыш чоры җырлары, биюләр аша тагын бер кат хәтердә яңартылды. Ветераннар алдында Рөстәм Асаев, Артур Исламов, Резедә Галимова, Әхмәт Агади, Марсель Вәгыйзов кебек сәнгать осталары чыгыш ясады.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз