Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов мөрәҗәгате
2012 елның 6 мае, якшәмбе
Хөрмәтле ватандашлар! Кадерле сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре!
Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгы белән чын йөрәктән тәбрик итәм!
1945 елның 9 май көне безнең күпмилләтле Ватаныбыз тарихына мәңгегә кереп калды, ул тиңдәшсез батырлыкларга шатлану һәм авыр югалтуларга әрнүбелән сугарылган. Җиңү көне - сугыштан соңгы барлык буыннарның патриотлык гимны, ул яшь буыннарның күңелендә яңгырый, һәйкәлләрдә, урамнарыбызның һәм мәйданнарыбызның исемнәрендә мәңгеләштерелә. Бу – азатлык, рәхмәтле хәтер һәм югары гражданлык бәйрәме.
Җиңү бәйрәмендә без Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына башын салган, заводларда һәм колхоз кырларында хезмәт куйган, фашист төрмәләрендә җәзаланган, мохтаҗлыктан, ачлыктан,авыр яралардан вафат булган кешеләрнең һәммәсен исемләп искә алабыз. Бүген чал чәчле ветераннар да, сугыш һәм хезмәт традицияләренең яшь варислары да зур горурлык белән Георгий тасмалары тагып йөри, бу тасмалар илебезне азат итүчеләрнең батырлыгына карата бөтенхалык ихтирамының ачык символы булып тора.
Кансыз һәм мәкерле дошманны җиңү гаять зур корбаннар бәрабәренә яуланды. Татарстанның җиде йөз меңнән артык улы һәм кызы кулларына корал алып газиз Ватанны һәм бөтен дөньяны фашизмнан саклау өчен сугышка китте. Аларның яртысы диярлек туган җиренә кире әйләнеп кайтмады. Муса Җәлил, Михаил Девятаев, Мәгубә Сыртланова, Петр Гаврилов, Гани Сафиуллин, Николай Столяров, Гази Заһитов, Михаил Симонов һәм башка бик күп кыю якташларыбызның батырлыклары хәтеребездән мәңге җуелмас.
Сугыш авырлыкларын һәм сынауларын без бердәм халык, бердәм ил булып кичердек. Сугыш вакыты буынының барлык уй-фикерләре һәм гамәлләре бер максатка юнәлдерелгән иде – бирешмәскә, исән калырга, җиңәргә. Бөек Җиңү каһарманнары үз илләрен, Европаны һәм бөтен планетаны нацистлар коллыгыннан азат итеп үзләренең тарихи миссияләрен лаеклы үтәде.
Еллар үткән саен без ул дәһшәтле чордан ерагая барабыз.Безнең уртак бурычыбыз – бүген исән булган сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә тиешле кадер-хөрмәт күрсәтү, барыбызга да мәгълүм «Беркемдә онытылмый, бер ни дә онытылмый!» дигән лозунгны игелекле гамәлләр белән нигезләү.
Республикада ветераннарның торак һәм башка социаль шартларын яхшыртуга, аларны иҗтимагый тормышка актив катнаштыруга юнәлдерелгән эзлекле курс гамәлгә ашырыла. Россия тарихы елы һәм Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы елы кысаларында үткәрелүче күп кенә юбилейлар һәм истәлекле даталарны бәйрәм итү дә бу игелекле эшкә үз өлешен кертергә тиеш.
Мин ышанам: Бөек Җиңү көне безнең өчен мәңге үзгәрмәс әхлакый кыйбла булып торыр, барлык эшләребезнең һәм кылган гамәлләребезнең дөреслеген алга таба да аңа карап тикшерербез.
Хөрмәтле ветераннарга һәм барлык татарстанлыларга нык сәламәтлек, күтәренке рух, бәхет һәм муллык телим!
Җиңү көне котлы булсын, кадерле дуслар!
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз