Рөстәм Миңнеханов Русия Федерациясенең сайланган Президенты Владимир Путинның инаугурация тантанасында катнаша

2012 елның 7 мае, дүшәмбе
Бүген Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә. Ул анда Русия Федерациясенең сайланган Президенты Владимир Путинның инаугурация тантанасында катнаша.

Тантана турыдан-туры эфирда үзәк телеканалларда күрсәтелә. Аны Беренче канал, "Вести" канала һ.б. трансляцияли. Турыдан-туры эфирның башлану вакыты - Мәскәү вакыты белән 11:30.

Кремльгә 3 меңләп кеше чакырулы. Бу Русия Федерациясе Хөкүмәт әгъзалары, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, сенаторлар, федерация субъектлары җитәкчеләре, хакимиятнең башка өлкә вәкилләре, ышанычлы затлар һәм Владимир Путинның сайлау штабы вәкилләре, шулай ук, президент сайлауларында катнашкан башка намзәтләр, фән, мәдәният, сәнгать вәкилләре, руханилар.

Тулырак - http://президент.рф/%D0%BD%D0%BE%D0%B2%D0%BE%D1%81%D1%82%D0%B8/15224
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International