Командадан Рөстәм Миңнехановка бүләккә Россия Чемпионатының алтын медале һәм команданың барлык вәкилләре төшерелгән картина һәм уенчыларның автографлары белән алтынсу йөгертелгән туп тапшырылды.
“Спорт ул шундый тармак, анда һәрвакытта уйланылганнар тормышка ашмый. Кызганычка каршы, хоккейда, футболда безнең позицияләр берникадәр төште. Әмма волейбол ярдәмендә Татарстанның имиджы, җиңү рухы саклана. Сезнең республика имиджында уйнаган ролегез “Татнефть”, “КАМАЗ” ның Татарстан үсешенә керткән өлеше белән тәңгәл”, - дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов. – Мондый җиңүләрдән башка массакүләм спорт булмаячак. Сезнең уңышлар нәтиҗәсендә Татарстан Россиянең спорт башкаласына әверелде. Уңышның сезгә киләчәктә дә юлдаш булачагына һәм сезнең алга таба яңа уңышлар яулаячагызга ышанам”. Хөрмәтләү истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.
Белешмә өчен. Волейбол Татарстанда популяр спорт төрләренең берсе булып тора. Хәзерге вакытта бу спорт төре белән 42,8 меңнән артык кеше шөгыльләнә, аларның 18,6 меңгә якыны – хатын-кызлар. Республикада волейбол буенча юнәлешләргә ия 39 балалар-үсмерләр спорт мәктәбе исәпләнә. Балалар һәм үсмерләр арасында волейбол белән мавыгучылар 1577 кешене тәшкил итә.
2011-2012 елларда “Динамо-Казан” командасы тренер Р. Гыйләҗетдинов җитәкчелегендә уңышлы чыгыш ясавын дәвам итте. 13 нче апрельдә икенче ел рәттән көчле көндәшлектә алар Россия чемпионатының алтын медальләрен җиңүгә иреште.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.