Казанга Красноярск крае губернаторы килде

2012 елның 11 мае, җомга
Бүген Казанга эшлекле сәфәр белән Красноярск крае губернаторы Лев Кузнецов килде. "Казан" халыкара һава аланында төбәк башлыгын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, Универсиада Дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов каршы алды.

Лев Кузнецов сәфәренең төп максаты - шәһәрне Бөтендөнья Универсиадасына намзәт итеп тәкъдим итү тәҗрибәсен өйрәнү һәм Халыкара студент спорт федерациясе башкарма комитеты әгъзалары белән очрашу..

Красноярск 2019 елда кышкы Универсиаданы кабул итүгә дәгъва кыла. Казанда исә бүген FISU президенты Клод-Луи Галльен катнашында FISU башкарма комитеты утырышы узды.

Иртәгә Лев Кузнецов FISU башлыгы һәм Татарстан Президенты белән очрашыр дип көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International