Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов белән Клод-Луи Галльен Универсиада авылында агачлар утыртты
2012 елның 12 мае, шимбә
Бүген Татарстан Президенты Универсиада авылы территориясенә эрбет агачы утыртты. Бөтенроссия урман утырту көненә багышланган акциядә FISU президенты Клод-Луи Галльен һәм Красноярски крае губернаторы Лев Кузнецов та катнашты.
Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары һәм 2013 елгы Универсиада волонтерлары дәрәҗәле кунакларга агач утыртырга булышты.
Искәртеп узабыз, Красноярски крае губернаторы Лев Кузнецов Казанда зур спорт чараларына әзерлек буенча тәҗрибә туплый. Бүген ул FISU президентына һәм оешманың Башкарма комитетының башка әгъзаларына 2016 елгы Бөтендөнья Универсиадасының потенциаль башкаласы буларак Красноярскиның мөмкинлекләрен тәкъдим итте. 2019 елгы кышкы Унверсиада башкаласы 2013 елда билгеле булачак.
ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәгъдиев сөйләвенчә, Татарстан икенче ел рәттән “Агачлар утырту көне” бөтенроссия акциясендә катнаша.
“Узган ел республикада 2 млн. яшь агач утыртылган, әмма бу җитәрлек түгел. Татарстанда яфраклы агачлар 17,4 процент кына тәшкил итә, ә бу күрсәткечне 50гә җиткерү өчен тырышырга кирәк. Шулай итеп, безгә хезмәт кую өчен җирлек бар”, - диде министр.
Чыннан да, быел акция кысаларында республика буенча 4 млн. агач утыртылган, бу чарада мәктәпкәчә балалар учреждениеләре дә катнашты.
“Яшь эрбет һәм чыршылар үссен өчен йөз ел тирәсе вакыт кирәк. Бу вакытта агач үсеп китәргә һәм кеше кайгыртуын тоярга тиеш. Безгә бу агачларның күләгәсендә утыру насыйп булмаячак, әмма аларны балалар һәм оныклар өчен үстерү зарур”, - диде Наил Мәгъдиев.
Универсиада авылы территориясенә утыртылган 2 дистә эрбет агачын Татарстанга Красноярски крае губернаторы бүләк итеп алып килгән.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз