Казанда Халыкара реконструкцияләү һәм үсеш банкы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында үзара аңлашу турында меморандум имзаланды

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Халыкара реконструкцияләү һәм үсеш банкы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында үзара аңлашу турында меморандум имзаланды.

Татарстан Хөкүмәте ягыннан документка ТР Премьер-министры Алексей Песошин имза куйды.

Бу чара ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында узды.

Төп докладны ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ясады.

Үз чиратында, ТР Премьер-министры Алексей Песошин төбәкнең социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясады.

2018 ел нәтиҗәләре буенча тулай төбәк продукты күләме 2,4 трлн сум тәшкил итәчәк. Тулай төбәк продуктының үсеш темпы - 101%.

Төп капиталга инвестицияләр күләме 668 млрд 900 млн сум тәшкил итәчәк, бу узган елга караганда 31 млрд сумга күбрәк.

Республикада гражданнарның яшәү сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән программаларны гамәлгә ашыру тулы күләмдә дәвам итә. 2018 елда 38 программа гамәлгә ашырылды. Шуның өчен 41 млрд сум акча бүлеп бирелде.

Агымдагы елда 38 программаны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк, дип белдерде Алексей Песошин.

Аның сүзләренчә, РФ Президентының “2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары” стратегик Указы (2018 елның 7 маеннан №204) нигезендә 2018 елның 1 декабреннән 2019 елның 30 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы фәкыйрьлекне киметү буенча “пилот проектында” катнашачак.

 “Әмма, демографик хәлне исәпкә алсак, ел саен хезмәткә яраклы халыкның кимүе барышында икътисадны кадрлар белән тәэмин итү буенча безнең алдыбызда катлаулы бурычлар тора”, - дип искә алды ТР Премьер-министры.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International