Татарстанның нефть-газ химия комплексының кереме 2008 елдан 60 процентка арткан

2012 елның 24 мае, пәнҗешәмбе
Татарстан Хөкүмәте йортында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә 2011 елгы эш нәтиҗәләре буенча «Татнефтехиминвест-холдинг» (ТНХИХ) ААҖ акционерларының еллык җыелышы булды.

Хисап доклады белән холдингның генераль директоры Рафинат Яруллин чыкты. Аның сүзләренә караганда, узган елда Россия һәм чит илләр компанияләре, фәнни институтлар арасында хезмәттәшлекне оештыру буенча республика һәм федераль стратегик документларны булдыру өлкәсендә эш дәвам итте.

Нефть-газ химия комплексы үсеше программасын тормышка ашыруны координацияләү һәм тикшереп тору эше дәвам ителде. 2008 ел белән чагыштырганда җитештерү күләме 15 процентка арткан, керем һәм өстәлгән бәя – 60 процентка. Комплексның товар продукциясендә эшкәртелә торган тармакларының өлеше 47 проценттан 53,4 процентка кадәр арткан. 2010-2011 елларда тармакта төп капиталга 155 миллиард сумлык инвестицияләр үзләштерелгән.

Хисап тотучы узган елның төп вакыйгасы - “ТАНЕКО”ның бер өлешен эксплуатациягә кертү, диде. Бүген монда вакуумлы газойльнең гидрокрекингы җайланмасы төзелеше бара. Аны 2013 елда эксплутациягә кертү планлаштырыла, бу сыйфатлы дизель ягулыгы, керосин фракциясен һәм нефть химиясе өчен чимал алырга мөмкинлек бирәчәк. Холдинг белгечләре катнашында тирән эшкәртү технологиясен сайлау эше алып барыла, проектны тормышка ашыруда республика фәнен җәлеп итү вариантлары карала.

Шулай ук 2011 елда сыгылмалы төрү материалы чыгару («Данафлекс-нано», Казан), кәрәзле поликорбанат битләрен чыгару («Полюс-Пласт», Яшел Үзән), кабель һәм торба сәнәгате өчен полиолефин композицияле материалларны чыгару («Нуран-Пласт», Биек Тау), «Нэфис биопродукт» заводларының ачылышы булды. «Ай-пласт», «Техстрой» продукцияләренең ассортименты артты. «Аммоний» комплексын төзү башланды. Холдинг сәнәгать һәм көнкүреш калдыкларын утилизацияләү буенча проектны тормышка ашыру эшен алып бара.

Юл уңаенда булган нефть газын (ПНГ) утилизацияләү дәрәҗәсен арттыру мәсьәләләренә зур игътибар бирелде.

Беренче җайланма “Татнефть”нең Баулы газ цехында эксплуатациягә кертелде.

ПНГдан электроэнергия алу өчен «Капстон» микротурбиналарын куллану буенча тәкъдимнәр каралды. «Татнефть» мондый җайланмаларның егәрен 5 МВтка кадәр җиткерергә планлаштыра. Холдинг Татарстанда бөртекле культураларны тирән эшкәртү буенча завод булдыру эшен алып бара, моннан башка биотехнологиянең үсеше турында сөйләп булмый. Республикада полиэтилентерефталат заводы өчен инвестор эзләүне дәвам итү планлаштырыла. Холдинг нефть-газ комплексы үсешенең төп мәсьәләләрен чишү буенча эшне дәвам итәчәк. Төп мәсьәләләрнең берсе – республикада этилен, пропилен, бутадиен, бензол өчен мономерлар дефициты булуы. Аны чишү өчен Татарстан һәм Башкортстан хөкүмәтләре тарафыннан Көнбатыш Себер углеводородлы чималын Идел буе химия сәнәгате ихтыяҗларына файдалану мөмкинлекләре каралды.

Ямал-Ненец автоном округы вәкилләре белән сөйләшүләр алып барылды. Нәтиҗәдә, 17 майда Татарстан, Ямал-Ненец автоном округы һәм Башкортстан арасында “Ямал-Идел буе” магистраль ШЛФУ-үткәргечен төзергә ниятләре турында беркетмәгә кул куелды.

Уңай нәтиҗәләр булган очракта Идел буе нефть химиясе комплексының куәтләрне төяве 100 процентка кадәр җитә, дип хәбәр итте Р.Яруллин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International