Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов янә “Татнефтехиминвест-холдинг” Директорлар советы рәисе итеп сайланды
2012 елның 24 мае, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узган “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ акционерларының еллык җыелышында 2011 елда җәмгыятьнең эше канәгатьләнерлек дип танылды. Холдинг системалы рәвештә эшләвен дәвам итә, диде Р.Миңнеханов.
2011 елның 1,69 млрд. сум күләмендә чиста керемен АҖ үсешенә юнәлдерү карары кабул ителгән. Керемнең кинәт үсүе холдиг балансындагы Татарстан компаниясе акцияләре бәясе үзгәрүгә бәйле. Реаль керем 32 млн. сум тәшкил иткән. Узган еллардагы кебек дивидентлар күчермәү турында карар кабул ителгән.
Акционерлар “Татнефтехиминвест-холдинг”ның “Кама инновацион территориаль-производство кластеры” коммерцияле булмаган партнерлыгында катнашуын хуплады. Рөстәм Миңнеханов аңлатып узганча, Татарстанда үзара бәйле булган Чаллы, Түбән Кама мәйданчыклары һәм “Алабуга” МИЗ актив үсеш ала. Стратегик үсеш алу өчен кластер алымын исәпкә алу зарур, бу инфраструктура һәм социаль мәсьәләләр буенча федераль ярдәм җәлеп итү мөмкинлеге бирә.
“Татнефтехиминвест-холдинг”ның 22 кешедән торган яңа Директорлар советы сайланды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Ренат Сабиров, ТР Президентының нефть һәм нефть-газ урыннарын эшкәртү мәсьәләләре буенча киңәшчесе Ренат Мөслимов, ТР Премьер-министрының нефть, газ, химия комплексы мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алмаз Галиев керде.
Республиканың әйдәп баручы компанияләре җитәкчеләре: “Связьинвестнефтехим” ААҖ дәүләт холдингы генераль директоры Валерий Сорокин, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, аның беренче урынбасары Наил Маганов, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгин, “Казаньоргсинтез” генераль директоры Леонид Алехин, “Нәфис-Косметикс” ААҖ генераль директоры Дмитрий Хәйбуллин, “Татнефтепродукт” ААҖ генераль директоры Рөстәм Сабиров, “Татнефтехиминвест-холдинг” генераль директоры Рафинат Яруллин, “Ак Барс” банкы идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев, “Химград” ААҖ Директорлар советы рәисе Альберт Кәримов, “Алабуга МИЗ” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев элеккечә Директорлар советы әгъзалары булып кала. Илшат Фәрдиев тә янә совет әгъзасы булды, әмма бу юлы “Сетевая компания” ААҖ генераль директоры вазыйфасында.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов Директорлар советының яңа әгъзасы итеп сайланды. Советтан “Түбән Кама шин” ААҖ нең элеккеге генераль директоры Радик Ильясов чыкты, ул РФ Дәүләт Думасы депутаты итеп сайланган иде.
Директорлар советының җыелыштан соң узган беренче утырышында Рөстәм Миңнеханов янә рәис итеп сайланды. Холдинг генераль директоры Рафинат Яруллин вазыйфасында калды, аны ТР Президенты инновацион идеяләр генераторы дип атады.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз