Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” ААҖ директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде
2012 елның 25 мае, җомга
Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ директорлар советының чираттагы утырышы үтте.
Утырышта 2012 елның 4 аенда “Татнефть” ААҖ бюджеты нәтиҗәләре каралды һәм бу елның июнь аена бюджет расланды, агымдагы елның беренче кварталында компаниянең икътисади-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләшенде.
Бу елның өч аенда “Татнефть” 6 миллион 454 мең тонна нефть алган, бу үткән елның агымдагы күрсәткеченнән 0,9 процентка күбрәк. Планнан тыш 142 мең тонна нефть чыгарылган.
Хисап вакытына төялгән продукцияне реализацияләүдән алынган керем-брутто 135,4 миллиард сумны тәшкил итә, бу 2011 елның беренче кварталы белән чагышытырганда 21 миллиард сумга күбрәк. Керем-нетто (өстәлгән бәягә салымсыз һәм эсперт пошлинасыз) үткән елның агымдагы күрсәткеченнән 19,1 миллиард сумга арткан һәм 90,4 миллиард сумны тәшкил итә.
Икътисади-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә керем, салым салынганга кадәр, 34,2 миллиард сумны тәшкил итә, бу, 2011 елның беренче кварталы белән чагыштырганда, 5,9 миллиард сумга артыграк.
Директорлар советы авыр калдыкларны тирән эшкәртү Комплексын төзү концепциясенә һәм “ТАНЕКО” ААҖ гидрокренинг комплексын төзү проектын тормышка ашыруның барышына бәйле мәгълүмат турында сөйләштеләр.
Утырышта катнашучылар компаниянең нефть-газ чыгару управленияләре буенча бораулаган скважиналарның пробурен фондын куллану мәсьәләрен карадылар.
Директорлар советы 2011 елга “Татнефть” ААҖ икътисади-хуҗалык эшчәнлеген тикшерү нәтиҗәләре буенча «Энерджи Консалтинг/ Аудит» ЯАҖ һәм җәмгыятьнең ревизия комиссиясенең мәгълүматын, шулай ук чыгыш ясаган үткән ел эш нәтиҗәләре буенча хисап доклады, еллык хисап, еллык бухгалтер хисабы турында мәгълүматны тыңлады.
Шулай ук Директорлар советында “Татнефть” ААҖ акционерларының гомуми еллык җыелышына бәйле мәгълүмат, компания эшчәнлегенең бер төркем мәсьәләләре турында сөйләшенде.
"Татнефть" ААҖ матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз