Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Казандагы уку-методик үзәге сентябрьдә ачылачак
2012 елның 25 мае, җомга
Бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында, Казанда Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең уку-методик үзәге эшен оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Аның эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, Статс-секретарь, РФ Монополиягә каршы хезмәт җитәкчесе урынбасары Андрей Цариковский катнашты.
Киңәшмә тәмамлангач, рәсми затлар журналистлар белән үзәк ачылышы буенча үз фикерләре белән уртаклашты.
“Бу үзәк эшен оештыруны без әһәмиятле эш дип саныйбыз, Президент Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте җитәкчелегенә дә бу эштә актив катнашырга, мөмкинлекләр тудырырга, ярдәм итәргә йөкләмә бирде. Әлбәттә, моңа өстәмә акчалар да бүленеп бирелде, чөнки анда безнең вәкилләр укыячак, бу үзәк Татарстан өчен дә хезмәт итәчәк. Россия дәрәҗәсендә гамәлгә ашырылучы бу проектка мөнәсәбәтебез уңай, киләчәктә университетлардан да студентлар җәлеп ителәчәк”, - дип белдерде Равил Моратов.
Андрей Цариковский билгеләп үткәнчә, ел дәвамында үзәктә күләмле эшләр башкарылган. “Иртән без объектта югары дәрәҗәдәге әзерлекне күрдек. Бу безгә план буенча көздән дәресләр башларга мөмкинлек бирә, үзәкнең ачылышы сентябрьдә көтелә. Беренче итеп, сынау рәвешендә без анда үзебезнең хезмәткәрләрне кабул итәчәкбез”, - дип хәбәр итте федераль монополиягә каршы хезмәт җитәкчесе урынбасары.
Әйтергә кирәк, булачак үзәк монополиягә каршы закон, заказларны тарату тутындагы закон, реклама законы өлкәләрендә квалификацияле белгечләр әзерләү максатын күзаллый. Үзәк мәйданында уку дәресләреннән тыш, Россия һәм БДБ илләренең монополиягә каршы законнарын якынайтуга юнәлдерелгән халыкара дәрәҗәдәге конференция, семинарлар, киңәшмәләр үткәреләчәк.
Монополиягә каршы федераль хезмәт һәм Татарстан Хөкүмәте арасында Казанда уку-методик үзәге ачылышы турындагы килешү статс-секретарь, федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Андрей Цариковский һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков арасында 2010 елның 3 нче сентябрендә имзаланган. Үзәк төзелеше турында РФ Хөкүмәте Карары 2011 елның 28 июлендә дөнья күрә.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз