Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда 2011 елда балалар арасында 27 суицид очрагы теркәлгән
2012 елның 29 мае, сишәмбе
1 нче июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан бүген Татарстан Министрлар Кабинетында барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференция режимында брифинг узды. Брифингта катнашучылар балалар һәм үсмерләргә кагылышлы җитди проблемаларны яктыртырга тырышты.
Республиканың бала хокуклары буенча вәкиле Гүзәл Удачина бала хокулары һәм мәнфәгатьләре үтәлеше буенча 2010 һәм 2011 елдагы эшчәнлек буенча әзерләнгән докладыннан өземтәләр тәкъдим итте. 2011 ел йомгакларына күз салсак, Татарстанда 723 мең бала яши, бу барлык халыкның 19 процентын тәшкил итә. Былтыр бала хокуклары бозылу буенча 643 мөрәҗәгать кабул ителгән. Агымдагы елның 5 ае эчендә хезмәт тарафыннан 402 шикаять каралган.
Гүзәл Удачина хәбәр иткәнчә, соңгы 5 елда балалар туу күрсәткече 36,70 процентка арткан. Былтыр 50824 бала якты дөньяга аваз салган, бу алдагы ел белән чагыштырганда, 2 мең 33 балага күбрәк. “Балалар, бигрәк тә яңа туган нарасыйлар үлеме күрсәткечләре кимүе куандыра, 2010 ел белән чагыштырганда, ул 11,9 процентка кимрәк”, - ди ул.
Кызганычка каршы, былтыр 512 бала вафат булган (чагыштыру өчен: 2010 елда ул 525 баланы тәшкил итә). Гүзәл Удачина сүзләренә караганда, узган ел йомгаклары буенча, 380 баланың төрле авырулар аркасында, 81 баланың бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә гомере өзелгән, 27 бала үз-үзенә кул салган, 13 сабый кисәк үлем синдромы нәтиҗәсендә вафат булган, 11 бала җинаять гамәлләре нәтиҗәләрендә үтерелгән.
“Юл-транспорт һәлакәтләрендә, янгыннарда теркәлгән балалар үлеме, суицид очраклары бигрәк аяныч”, - дип ассызыклый бала хокуклары буенча уполномоченный. Ул хәбәр иткәнчә, соңгы 3 елда балаларның үз-үзенә кул салу очраклары 35 процентка “үсеш” кичерә. Хәзер бу проблема чаң сугарлык дәрәҗәгә җитте. Агымдагы елның 5 ае эчендә 13 суицид теркәлгән. Аларның яртысының диярлек сәбәпләре төгәл ачыкланмый. Кызганычка каршы, балалар һәм үсмерләрне көчләү сыйфатындагы җинаятьләр дә арта, былтыр мондый 1200 җинаять теркәлгән. 16 яше тулмаган балалар һәм үсмерләрнең җенси кагылсызлыгына каршы җинаятьләр саны 3,8 тапкыр арткан: 2011 нче елда барлыгы 626 җинаять ачыкланган. Былтыр 98 бала көчләүчеләрнең корбаны булган, аларның 34е якыннары – гаилә әгъзаларыннан зыян күргән. “Мондый җинаятьләрне ачыклау бик катлаулы. Иминлеге какшаган гаиләләр даими контроль астында булса да, кызганыч ки, уңышлы, бер органда да учетта тормаган гаиләләрдә дә мондый җинаятьләргә урын бирелә башлады. Күп очракта балалар якыннарының, үги аталарының бу адымнарының законсыз булуын аңламый, шуңа күрә зарланырга кирәклеген башына да китерми”, - дип саный Гүзәл Удачина.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз