Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Беренче сменада ТР муниципаль районнарында 636 мәктәп яны лагере эшләячәк
2012 елның 29 мае, сишәмбе
1 нче июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан бүген Татарстан Министрлар Кабинетында барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференция режимында брифинг узды. Брифингта катнашучылар балалар һәм үсмерләргә кагылышлы җитди проблемаларны яктыртырга тырышты. ТР Бала хокулары буенча вәкиле Гүзәл Удачина җәйге каникуллар якынлашу белән бәйле рәвештә, ата-аналарга үз балаларының хокуклары һәм мәнфәгатьләре тиешле рәвештә үтәлүен кайгыртып, аларга уяулыкларын арттырырга киңәш итте. Моннан тыш, җәйге чорда балалар кайда гына ял итмәсен, төп яклаучы һәм саклаучы ата-ана булуын искәртте. 1 нче июньнән җәйге сәламәтләндерү кампаниясе старт ала.
Билгеле булганча, быел җәй дәвамында республика территориясендә 54 муниципаль шәһәрдән читтәге стационар сәламәтләндерү лагере, предприятие һәм оешмаларның 37 шәһәрдән читтә урнашкан балалар сәламәтләндерү, 18 республика стационар балалар сәламәтләндерү лагере (шул исәптән, берсе Краснодар крае территориясендә), югары уку йортларының 8 федераль стационар сәламәтләндерү лагере һәм 17 санаторий - барлыгы 137 оешма балаларны каршы алырга әзерләнә. Аларда 200 меңнән артык Татарстан баласы ял итәчәк. Бу балалар һәм үсмерләр белән 17 мең педагог һәм вожатый шөгыльләнәчәк. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Андрей Кондратьев хәбәр итте.
“ТР Хөкүмәте тарафыннан балаларны яклау, аларның тормыш сыйфатын яхшырту юнәлешендә мөмкин булган барлык эшләр дә башкарыла. Минемчә, “Созвездие-Йолдызлык” фестивале балаларның үсеше өчен җитди тырышлык куя: ел саен ул республика буенча 90 мең баланы үзенә җәлеп итә”, - дип, Андрей Кондратьев 1 нче июнь көнне министрлыкның үз ихтыяры белән балалар күңелен ачарга теләгән оешмалар белән берлектә эшләячәген хәбәр итте.
ТР Мәгариф һәм фән министры Айрат Зиннуров хәбәр иткәнчә, Татарстанның 23 районында җәйге ялның беренче сменасында 636 мәктәп яны лагере үз эшен башлап җибәрәчәк.
Брифингта күтәрелгән проблемаларның тагын берсе – психолог ярдәмен үтемле итү. Бу бигрәк тә, төшенкелеккә бирелгән, вәхшилек корбаны булган һәм үз-үзенә кул салу уен башына керткән балалар һәм үсмерләргә кагыла. Гүзәл Удачина ассызыклап узганча, һәр белем бирү учреждениесенең үз психологы булырга тиеш. Республикада алар 1800 дән артык. Ләкин бүгенге көндә Татарстанда бары тик 399 гомуми белем бирү учреждениесе генә психолог белгеченә ия.
Аның сүзләренә караганда, 17 нче май көнне Халыкара балалар өчен ышаныч телефоны көне билгеләп үтелгән, әмма бу көннең роле, аның фикеренчә, әлегә тиешенчә бәяләнми. Гүзәл Удачина искәртеп үткәнчә, 88002000122 бөтенроссия балалар өчен ышаныч телефонына аноним төстә шалтыратып, психолог белән киңәшергә мөмкин. “Татарстан территориясендә балалар өчен берничә ышаныч телефоны бар. “Минем карашка, балаларга уңайлы булсын өчен бер телефон номерын булдыру зарур”, - дип белдерде Гүзәл Удачина.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз