Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Зөя шәһәр утравында торгызылган Ат утары комплексы ачылды
2012 елның 29 мае, сишәмбе
Бүген Зөя утрау-шәһәрчегендә “Ат утары” комплексы ачылды. Ат утарында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, республика Премьер-министры Илдар Халиков һ.б. рәсми затлар кунак булды.
Богородице-Успенский ир-атлар монастыренең “Ат утары” XVI гасырның икенче яртысында төзелгән булган. Хәзерге вакытта “Татарстан мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге” комплекслы проектын гамәлгә кую кысаларында “Яңарыш” фонды хәйриячеләре ярдәме белән Ат утары торгызылган һәм туристлык комплексы буларак җайлаштырылган.
Хәзер Ат утарында остаханәләр, ресторан һәм ике номерлы кунаклар йорты, сувенирлар сату урыны, 5 атка исәпләнгән ат абзары бар.
Рөстәм Миңнеханов белән Минтимер Шәймиев яңа ясалган чүлмәкләрдә имзаларын калдырды. ТР Президенты тимерче палаткасы янында тукталды һәм дагага “2012” тамгасын куйды. Республика башлыгына бүләккә кулдан эшләнгән ат дагасы һәм курчак, күннән ясалган бөти бүләк ителде.
Ат утарын ачу тантанасында Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. ТР Президенты сүзләренә караганда, ай саен Болгарда һәм Зөядә яңа объектлар ачыла. “Ат утары – безнең тарих, мәдәният. Биредә кунаклар һәм балалар өчен барысы да дөрес һәм танып белү өчен ясалган, - дип ассызыклады ТР Президенты. – Балалар безнең тарихны, традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне белергә тиеш. Биредә барысы да бер урында уңышлы тупланган”. Республика башлыгы М.Шәймиевка, төзүчеләргә һәм хәйриячеләргә бу проектны югары сыйфатлы итеп гамәлгә куюлары өчен рәхмәт белдерде.
Минтимер Шәймиев, үз чиратында, экскурсияләр оештыру буенча җаваплы вакыт җитте дип билгеләп үтте.
“Тиздән 2013 ел Универсиадасы кунакларын кабул итәбез. Туристлар өчен тарихи объектларда булу мөмкинлеге тудыру зарур”, - дип белдерде М.Шәймиев туристлык оешмалары вәкилләренә мөрәҗәгать итеп.
Тантаналы чыгышлардан соң Хәйриячеләр китаплары һәм “Яңарыш” фонды Рәхмәт хатлары тапшырылды.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз