Рөстәм Миңнехановка рәсми визит белән Төркиягә килде

2012 елның 30 мае, чәршәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек рәсми визиты белән Төркия Республикасына сәфәр кыла. Визит ясау барышында Татарстан башлыгы Әнкарада һәм Стамбулда булачак. Шулай ук Татарстан делегациясе составына ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибгатуллин керә.

Рөстәм Миңнехановның Төркия Республикасына рәсми визиты программасында Төркия Президенты Абдуллаһ Гүл, Төркия Премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган, Төркия Республикасының кайбер министрлары белән очрашу каралган.

Шулай ук ТР Президентының рәсми визит ясау барышында ТЮРКСОЙ Халыкара төрки мәдәниятләр оешмасы генераль секретаре Дюсен Касеинов белән очрашуы, Татарстан-Төркия сәүдә-инвестиция форумында, Стамбулда Габдулла Тукай һәйкәлен ачу тантанасында һәм Сабантуйда катнашуы көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International