Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда "Газпром Межрегионгаз" ҖЧҖ семинар-киңәшмәсе ачылды
2012 елның 30 мае, чәршәмбе
Татарстанны газ белән тәэмин итү 98 процентны тәшкил итә. Моның турында бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Казанда үтә торган “Газпром межрегионгаз” ҖЧҖнең региональ газ компанияләре семинар-киңәшмәсендә хәбәр итте.
Бүген “Сәфәр-Отель” кунакханәсендә газны реализацияләү буенча генераль директорлар урынбасарлары һәм газны реализацияләү буенча региональ компанияләрнең оператив-диспетчер хезмәтләре башлыклары - РФнең якынча 50 регионыннан вәкилләр белән ике көнлек семинар-киңәшмә үз эшен башлап җибәрде. Илдар Халиков сәламләү сүзе белән катнашучыларга мөрәҗәгать итте.
“Семинар узу урыны итеп безнең җирлек сайланганга, без бик шат. “Газпром межрегионгаз”ның тәҗрибәсе үрнәк алырлык, - дип саный ул. – Бу -берөзлексез өйрәнү системасы, шул исәптән, региональ үзәкләрдә, бу урыннардагы ситуация, уңай тәҗрибә белән яхшырак танышырга мөмкинлек бирә”.
Премьер-министр сүзләренә караганда, Татарстан Россиянең җитештерү потенциалын формалаштыруда мөһим өлешен кертә. “Россиянең сәнәгать җитештерү күләмдә Татарстан өлеше 4 процентны тәшкил итә (РФ регионнары арасында 5нче урында), республика - төп капиталга инвестицияләр кертү күләме буенча 4нче урында, без РФдә торакны сафка бастыру буенча 3нче урында торабыз, - дип хәбәр итте Илдар Халиков. – Бүген Татарстан - газны иң эре кулланучыларның берсе, Татарстанны газ белән тәэмин итү 98 процентны тәшкил итә”. Шулай ук, ТР Премьер-министры сүзләренә караганда, Татарстанда “Танеко”, “Алабуга” ОЭЗ, “Аммоний” һәм башка җитештерүчеләр газ куллануны үстерә баралар.
Илдар Халиков чыгышының ахырында газ белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын арттыру, түләүләрнең вакытында һәм сыйфатлы булуын тәэмин итү буенча алда җитди бурычлар торуын билгеләде, һәм шулай ук семинарда катнашучыларга ТР башкаласында булудан уңай тәэсир калуын теләде.
“Газпром межрегионгаз” ҖЧҖнең газны реализацияләү идарәсе башлыгы Геннадий Сухов “РФ кулланучыларына газны җибәрү буенча” хисап тәкъдим итте. Аның мәгълүматлары буенча, 2011 елда табигый газга таләп тагын арткан, мондый тенденция 2010 елдан күзәтелә. 2011 елда газ куллану күләме 362,5 миллиард куб.м (2010 елга караганда, 3,1 процентка күбрәк) тәшкил итте һәм 2008 елгы кризиска кадәрге период күрсәткечләреннән артып китте. 2006 елдан 2010 елга кадәр “Газпром межрегионгаз” ҖЧҖнең кереме 2 тапкырга үскән. 2011 елда 17,6 процентка, 2010 ел белән чагыштырганда, 723 миллиард сумга кадәр үсеш булган. Шул ук вакытта кичектерелгән бурычның күләме үскән – 43тән 57 миллиард сумга кадәр.
Иртәгәгә семинарда катнашучылар өчен “Газпром трансгаз Казань” ҖЧҖтә булу, шәһәр һәм Раиф монастыре буйлап экскурсия ясау планлаштырылган. Газовиклар Казаннан 1 июнь көнне иртә белән китәчәк.
Семинар-киңәшмә заман шартларында кулланучылар белән эшләүгә, “Газпром” ААҖ компанияләр группасының бердәм мәгълүмати-технология пространствосын булдыру шартларында газны оператив барлау булдыруга, газны реализацияләү һәм корпоратив база тудыру буенча региональ компанияләрнең АСКУГ диспетчер пунктларын төзү һәм эксплуатациягә кертүгә бәйле бердәм юлларны табу максатыннан уздырыла.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз