Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
РФ авыл хуҗалыгы министры Николай Фёдоров Казандагы Агросәнәгать паркы проекты белән танышты
2012 елның 30 мае, чәршәмбе
Бүген Россиянең авыл хуҗалыгы министры Николай Федоровка Казанда булачак Агропромпаркны тәкъдир иттеләр. Чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
Проектны ТР Төп инвестицион-төзелеш идарәсе җитәкчесе урынбасары Олег Власов тәкъдир итте.
Яңа объектны төзү эшләре ипподром янында, Аграр һәм Җиңү урамнары киселешендә алып барыла. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы зур өметләр баглаган Агропромпарк 8 гектар мәйданны биләп торачак.
О.Власов гомуми 50 мең кв.м мәйданда төрле корылмалар урнашкан Агропромпарк фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар өчен продукцияләрен сатарга уңайлы урын булачак, дип саный. Агропромпарк территориясендә сәүдә урыннары, складлар, эшкәртү зоналары, кунакханә, кафе, офис урыннары һәм башкалар урнашачак.
Шулай итеп, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә үзләре өчен кулай булган бәядән авыл хуҗалыгы продукцияләрен сатарга, ә шәһәр халкына – кыйммәт булмаган, экологик чиста, республикада җитештерелгән продуктлар алырга мөмкинлек туачак.
Николай Федоров Казанда авыл хуҗалыгы продукцияләре сатылучы башка урыннар булу-булмау турында кызыксынды.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы хәбәр итүенчә, бер мәйданда авыл хуҗалыгы продукцияләрен саклау, эшкәртү, сату шартлары тудырылган урыннар моңарчы булмаган. Фермер хуҗалыклары үз продукцияләрен базарларда сата ала иде.
Илдар Халиков сүзләренә караганда, бу проект авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясен сату проблемасына җавап кебек булды.
Шулай ук федераль министр проектның бәясе белән дә кызыксынды. Олег Власов хәбәр итүенчә, Агропромпаркны булдыру проекты якынча 1,7 миллиард сум тора. 1 миллиард сумнан бераз артыгын федераль үзәк бирә, 700 миллионга якынын – Татарстан.
“Бу – искиткеч проект. Сез уңышка ирешәчәксез”, - диде Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров.
ТР Президенты матбугат хезмәте. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материалларыннан файдаланылды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз